Рөстәм Миңнеханов Төркия-Татарстан эшлекле форумы турында: Бу – үзара багланышларыбызны икътисадый өлкәдә генә түгел, башка өлкәләрдә дә үстерү өчен яхшы мәйданчык

2015 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Анкарада Төркия-Татарстан эшлекле форумында катнашты. Чарада шулай ук Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи, DEIK Төркия тышкы икътисадый багланышлар советы рәисе Омәр Җиһад Вардан, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан делегациясе әгъзалары катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан – Россиянең әйдәүче субъектларыннан берсе. Татарлар – Россия Федерациясендә сан ягыннан икенче урында торучы милләт, дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов. Куәтле үсеш потенциалы булган Татарстан Төркия белән Россия багланышларын ныгытуга зур өлеш кертә, дип саный ул. Безнең телебез, мәдәниятебез, динебез уртак, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан – Төркия эшкуарларының Россия базарына керүләре өчен ышанычлы мәйданчык. Татарстанда гамәлгә ашырыла торган һәм гамәлгә ашырылырга әзерләнә торган барлык проектлар федераль хакимият ягыннан да, региональ дәрәҗәдә дә тулысынча ярдәм табачак, дип ышандырды Рөстәм Миңнеханов.

Бүген Төркия белән Россия арасында чимал сатып алу өлкәсендәге икътисадый проектларны гамәлгә ашыру турында сөйләшүләр башланды, диде үзенең чыгышында Төркия Республикасы Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи. Ул билгеләп үткәнчә, ике ил арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтергә кирәк. Моннан тыш, Нихат Зәйбәкҗи бөтендөнья аренасындагы катлаулы сәяси ситуациянең Төркия белән Россия багланышларында чагылмавын белдерде. Ул Татарстан белән мөнәсәбәтләргә зур игътибар бирелүен ассызыклады. Татарстан бүген безне икътисадның барлык тармакларында хезмәттәшлеккә чакыра, диде министр. Тагын Татарстан Республикасы Төркия белән Россия арасындагы күпер ролен үти, диде Нихат Зәйбәкҗи.

DEIK Төркия тышкы икътисадый багланышлар советы рәисе Омәр Җиһад Вардан ассызыклаганча, Төркия һәм Татарстан сәнәгать зоналарының уртак ягы күп, шуңа күрә Төркия инвесторларына Татарстанда үзләшергә бик җиңел.

Россия Федерациясенең Төркия Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Андрей Карлов билгеләп үткәнчә, Россия белән Төркия арасындагы багланышлар динамик рәвештә үсә. Икътисадта товар әйләнеше күләмнәрен 100 млрд. долларга кадәр арттыру турында сөйләшенде бүген. Һәм бу әлеге форумда катнашучыларга бәйле булачак, диде ул. безнең Төркия белән региональ элемтәләрдә Татарстан аерым урын алып тора, диде Андрей Карлов.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов чыгышында кыскача гына Татарстанның икътисадый секторы үсеше турында сөйләде.

Эшлекле форумда шулай ук ИТ-шәһәр Иннополис мэры Егор Иванов, "Алабуга" МИЗ СҖТ" ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, Татарстан Республикасы Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов чыгыш ясады.

Аннары Төркия һәм Татарстан министрлыклары һәм ведомстволары арасында сәнәгать, туризм һәм икътисад өлкәләрендә ике яклы хезмәттәшлек турындагы килешүләр имзаланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International