Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Чүпрәле районында булып, язгы кыр эшләре барышы белән танышты. Татарстан Республикасы вице-премьеры – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов белән Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Александр Шадриков озатуында Рөстәм Миңнеханов язгы чәчү эшләре барган хуҗалыкларның кырларын вертолеттан карап үтте. Аннары Рөстәм Миңнеханов Чүпрәле районы хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты, язгы кыр эшләре барышы турында мәгълүматны тыңлады, район авыл җирлекләре активы вәкилләре сорауларына җавап бирде. Очрашуда Александр Шадриков белдергәнчә, язгы кыр эшләре районда 5 көн элек башланган, бүгенгә кадәр чәчүлек мәйданнарының 7,3 мең гектарында чәчелгән, тагын 29 мең гектар чәчәсе бар.
“Бөтен әзерлек эшләре бетте, язгы кыр эшләренә район оешкан төстә кереште. Аларның тәүлегенә уртача 3 мең диярлек гектар чәчәрлек куәте бар, бу мөмкинлекне алар тәэмин итәргә тиеш”, - диде министр Марат Әхмәтов Чүпрәле районында кыр эшләре барышын бәяләп. А.Шадриков сүзләренчә, Чүпрәле игенчеләренә әлегә көненә 2,3 гектар күрсәткеченә ирешә алган. Марат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, республика буенча кичә чәчүлекләрнең 77 мең гектарында чәчелгән, бүген 95 мең гектардан артык гектар чәчәргә ниятләнә, аннары көненә 100 мең гектарга җитү күздә тотыла. Бүген көн дәвамында Татарстан буенча 260 мең гектар чәчелгән. Быел һава шартлары чәчүне бер атнага соңга калдырды. Чагыштыру өчен, әйтик, 2014 елда бу датага республика буенча 450 мең гектарда инде чәчү эшләре башкарылган иде. Марат Әхмәтов сүзләренчә, һава торышы, язгы кыр эшләре яхшы итеп оештырылган очракта, бу соңаруны куып тоту мөмкинлеге бирә.
“Яхшы һава шартлары урнашты, һәм кырлар бөтен җирдә дә әзер. Хәзер актив төстә эшләргә кирәк. Без Чүпрәле районын карадык, җитәкчеләре белән аралаштык – бөтен җирдә эш оештырылган, кыска гына вакыт эчендә чәчү кампаниясен тәмамларбыз дип ышанам”, - диде Рөстәм Миңнеханов, республикада язгы кыр эшләрен бәяләп.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Иске Чүпрәле авылында Бөек Ватан сугышы ветераннары обелискына чәчәкләр салды. Хәзерге вакытта районда Бөек Ватан сугышында катнашкан 31 кеше, 809 тыл хезмәтчәне һәм Бөек Ватан сугышында ирен югалткан тол яши. Арада кайберләре белән Рөстәм Миңнеханов аралашып, обелиск янында фотосурәткә төште.
Бүген иртән Р. Миңнеханов Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек һәм аны үткәрү буенча республика оештыру комитеты утырышын уздыруын билгеләп үтик. “Бүген без нәтиҗә чыгарып, нотыклар тыңладык. Бөтен республика буенча эш җитәрлек дәрәҗәдә алып барыла”, - дип Рөстәм Миңнеханов, республика Җиңү көнен лаеклы билгеләп үтәр, дип ышаныч баглады. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Чүпрәле районына сәфәре азагында Иске Чүпрәле авылы Балалар иҗаты йорты бинасы төзелешенең барышын да күздән кичерде.