Казан Кремлендә «Динамо-Казан» һәм «Зенит-Казан» волейбол командаларын котладылар

2015 елның 4 мае, дүшәмбе

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ике команда да, клубларның җитәкчелеге дә, спонсорлар да бер зур гаилә кебек. Казан волейболчылары уңышлары белән бөтен ил горурлана, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, шул ук вакытта Татарстан тагын бер кабат Россия Федерациясенең волейбол үзәге булуын дәлилләде. «Бу җиңүләр бик мөһим, чөнки халыкара ситуация шундый ки, безнең илне көчле һәм нык итеп күрергә теләмиләр. Шуңа күрә безнең җиңү – Россия уңышларының нигезе», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары тантанаада «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медальләре волейболистка Евгения Старцевага һәм «Динамо-Казан» клубы директоры Сергей Чернышовка тапшырылды. «Татарстан Республикасы Атказанган физик культура хезмәткәре» мактаулы исеменә тренер-консультант Эдуард Семенов лаек булды. Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтләре волейболисткалар Ольга Бирюковага, Ирина Мальковага, Анна Мельниковага, Олеся Николаевага, Виктория Чаплинага һәм Елена Юрьевага, шулай ук «Динамо-Казан» хезмәткәрләренә тапшырылды.

Үз чиратында хатын-кызлар волейбол командасы баш тренеры Ришат Гыйләҗетдинов Рөстәм Миңнехановка медаль тапшырды.

Шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәт хаты «Зенит-Казан» волейбол клубы коллективына тапшырылды. Ике клуб та 5 млн. сумлык бүләк сертификатлары алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International