Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы хуҗалыклары җитәкчеләре, инвесторлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты һәм язгы кыр эшләренең барышы турында фикер алышты. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Иванов һәм башкалар озата йөрде.
Искәртәбез, бүген Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Әлки, Алексеевск һәм Чистай муниципаль районнарына эш сәфәре белән барды.
Чистай муниципаль районына килүгә Рөстәм Миңнеханов җирле хуҗалыклар җитәкчеләре белән очрашты. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручыга хәбәр ителгәнчә, районда барлык сөрүлек мәйданнары 110 мең 252 гектар тәшкил итә. Чәчү эшләре 27%ка үтәлгән.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, язгы кыр эшләрен уңышлы һәм үз вакытында тәмамлау – республика өчен төп бурыч. "Быел без эшләрне соңрак башладык. Әмма шуңа да карамастан, чәчү кампаниясен срогында төгәлләргә кирәк", - диде ул.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы белдергәнчә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм чараларына аерым игътибар бирергә кирәк. "Бу – безнең ил өчен бик мөһим вакыйга. Мемориаль комплексларны, зиратларны рәткә китерегез. Бу эшләрне 9 майдан соң да дәвам итәргә кирәк", - дип йөкләмә бирде Рөстәм Миңнеханов.
Марат Әхмәтов үз чиратында билгеләп үткәнчә, Чистай муниципаль районына чәчү эшләре аеруча күп туры килә. Әмма мондагы авыл хуҗалыгы берәмлекләре техник яктан бик әйбәт җиһазландырылган.
Авыл хезмәтчәннәре Рөстәм Миңнехановка авыл хуҗалыгына ярдәм буенча гамәлгә ашырыла торган республика программалары өчен рәхмәт белдерделәр һәм "40/60" (авыл хуҗалыгы техникасын ташламалы сатып алу) программасын аерым билгеләп үттеләр.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Иванов хәбәр иткәнчә, бүген "Чистай" индустриаль паркына инвесторлар җәлеп итү эше дәвам итә. Озакламый резидентларның берсе парк территориясендә кош ите эшкәртү заводы ачарга ниятли.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Яуширмә авылына юнәлде, анда ул 100 балага исәпләнгән мәктәпне капиталь ремонтлау эшләре белән танышты. Мәктәпнең уң як өлешендә 20 урынлык балалар бакчасы булачак. Рөстәм Миңнехановка эшләр август аенда тәмамланачак дип белдерделәр.
Шуннан соң Яуширмә авылында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышы ветераннарына куелган обелискка чәчәк бәйләме салды.