Рөстәм Миңнеханов Сарманда авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен белгечләр әзерләү үзәгендә булды

2015 елның 8 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Сарман районында булды. Сәфәрдә аны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм башка рәсми затлар озатып йөрде.

Сарман районына сәфәр Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салудан башланды. Ул Сарманның мәдәният паркында 1997 елда урнаштырылган, ә быел иганәчеләр акчаларына төзәтелгән.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ветераннарны сәламләп, аларны якынлашып килгән бәйрәм – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән тәбрикләде. Әйтергә кирәк, бүгенге көндә Сарманда 1113 Бөек Ватан сугышы ветераны яши: аларның 46сы сугышта катнашкан, шул исәптән сугыш инвалидлары, ә 1067се - тыл хезмәткәрләре һәм сугышта катнашучыларның тол хатыннары. Дәһшәтле сугыш еллырында районнан фронтка 11 мең 252 кеше киткән, аларның 7 меңнән артыгы һәлак булган яки хәбәрсез югалган.

Аннары Татарстан лидеры авыл хуҗалыгы предприятиеләре өчен белгечләр әзерләү ресурс үзәгендә булды.

Искәртеп узабыз: ул Сарман аграр көллияте базасында эшли. Көллият авыл хуҗалыгы производствосында тракторчы-машинист, электр-газ белән эретеп ябыштыручы, техник-механик, җәмәгать туклануы продукциясе технологы, В, С, Д һәм Е категорияле автомобиль йөртүчеләр әзерли.

Узган ел көллиятне 230 белгеч тәмамлаган. Көллият директоры урынбасары Илфат Нигъмәтуллин сөйләгәнчә, хәзерге вакытта биредә 566 студент белем ала. Үзәккә республиканың Әлмәт, Тукай, Мөслим, Азнакай районнарыннан да белем эстәргә киләләр.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов кунакларга ресурс үзәге хакында сөйләде.

Рөстәм Миңнеханов үзәкнең матди-техник тәэмин ителеше белән танышты, уку аудиторияләрен һәм спорт залын карады, бу зал узган елның ноябрь аенда файдалануга тапшырылган. Моннан тыш, ул Сарман аграр көллиятенең укыту-җитештерү базасында да булды.

Ахырда Р.Н. Миңнеханов хуҗалык җитәкчеләре, инвесторлар һәм Сарман районы авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Ул бүген күргән үзәкне, үрнәк булырлык, дип атады, мондый шартларда студентларга уку кызыклы, дип тә өстәде. Шулай ук җыелучыларга язгы кыр эшләрен уңышлы тәмамлауларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International