Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов төзекләндерүдән соң ачылган Җиңү паркында Дан мемориалы коллоннадасындагы Мәңгелек утка һәм Һәлак булган сугышчыларның аналары һәм тол калган хатыннары монументына чәчәкләр салды. Чарада шулай ук ТР Дәүләт Кидәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Паркка килгәч, республиканың беренче йөзләре “Хәтер китабы” павильонын карадылар. Бина эчендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган, яралардан яисә әсирлектә һәлак булганнар, хәбәрсез югалган татарстанлылар турында электрон базада бөтен мәгълүмат җыелган. Рөстәм Миңнеханов әлеге мәгълүмат системасын уңай бәяләде һәм республиканың һәр кешесенә дә аны куллану җайлы булуын билгеләп үтте.
Шуннан Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын башкаручы Мәңгелек утка чәчәкләр салу тантанасында катнашты. Тантананы тәмамлап Россия һәм Татарстан гимннары яңгырады.
Шуннан тантанада катнашучылар яшь музыка осталары чыгышын тыңладылар.
Ачык һавадагы хәрби техника музеенда Рөстәм Миңнеханов легендар ГАЗ-АА машинасына утырып карады һәм аның фонында сугыш ветераннары белән фотога төште.
Алга таба Рөстәм Миңнеханов, Минтимер Шәймиев, Фәрид Мөхәммәтшин, Илдар Халиков һәм Илсур Метшин Аналар һәм тол хатыннар монументына чәчәкләр салды.
Шул арада Хәрби дан аллеясенда “Үлемсез полк” акциясе башланды. Мәктәп укучылары һәм студентлар, кулларына Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнары фотографияләрен һәм портретларын кулга тотып, уздылар.
Ахырда Рөстәм Миңнеханов һәм башка катнашучылар күл тирәсендәге парк зонасын карадылар, яңа аллеяләрдән, балалар һәм спорт мәйданчыкларыннан уздылар. Шуннан республика җитәкчелеге Казандагы Ирек мәйданындагы бәйрәм Парадын карарга юнәлделәр.