Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
“Нанотехнологияләр. Казан – 2009” беренче халыкара махсуслашкан күргәзмәсе Россия һәм чит илләрдән булган 60 компанияне үзенә җыйды
2009 елның 8 декабре, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов “Нанотехнологияләр. Казан – 2009” I халыкара махсуслашкан күргәзмәсен тантаналы рәвештә ачып җибәрде.
Экспозиция “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә урнашкан.
Күргәзмәне оештыручылар – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, А.Н.Туполев исемендәге КДТУ, Казан мэриясе һәм “Роснанотех” дәүләт корпорациясе каршындагы “Казан ярминкәсе” ААҖ.
Сәламләү сүзендә Борис Павлов фәнни-техник алгарышның яңа этабы башлануын, аның яңа технологияләр, шул исәптән биотехнологияләр, мәгълүмати технологияләр һәм нанотехнологияләрне кулланып уңышлы үстереләчәген билгеләп үтте.
“Наноиндустрияне формалаштыру илебез сәнәгатен үзгәртеп коруга яңача караш булдыра торган иң мөһим стратегик юнәлешкә әйләнергә тиеш. Бу максатка ирешү өчен, Татарстан Республикасында 2015 елга кадәр Татарстан Республикасы наноиндустриясен проектлы үстерү комплекслы программасы эшләнде һәм расланды. Аның максаты – яңа материаллар һәм технологияләр базасында наноиндустрия проектларын эшләү һәм кулланылышка кертү, предприятиеләрнең конкурентлылык сәләтен арттыру нигезендә республика һәм Россия икътисадының югары технологияле тармакларын алга җибәрү өчен, наноиндустрияне үстерү”, - диде ул.
Борис Павлов форумның эш барышында кертелгән тәкъдим һәм инициативалар Россия Федерациясендә наноиндустрияне үстерергә һәм инновацияләр икътисадының хәзерге проблемаларын чишәргә ярдәм итәчәген әйтте. Ул форумда катнашучыларга нәтиҗәле эш, яңа иҗади уңышлар һәм зур күләмле бизнес-проектларның уңышлы тормышка ашырылуын теләде.
“Роснанотех” дәүләт корпорациясенең Федераль һәм региональ хакимият органнары белән үзара ярдәм итешеп эшләү дирекциясе җитәкчесе Дмитрий Криницкий Татарстанның Россиядә наноиндустрияне үстерү өлкәсендә лидерлар рәтендә булуын әйтте. “Республиканың гаять зур энергетикасы, искиткеч зур сәнәгать һәм фән-мәгариф потенциалы бар, ә иң мөһиме – Татарстан җитәкчелеге наноиндустрияне үстерүгә бик җитди карый”, - диде ул. Республикада бизнес һәм дәүләт структураларының элемтәсе җайга салынган; бу, үз чиратында, карарларны шактый тиз кабул итүгә китерә. Моның бер дәлиле – 2009 елның 20 нче ноябрендә расланган 2015 елга кадәр Татарстан Республикасы наноиндустриясен проектлы үстерү комплекслы программасы. “Роснано” тарафыннан аңа аеруча зур игътибар биреләчәк.
Күргәзмәне ачу тантанасыннан соң, рәсми делегация күргәзмә экспозициясен карап чыкты.
Нанотехнологияләр буенча оештырылган беренче күргәзмәдә катнашучылар – Россия Федерациясе һәм Татарстанның нанотехнологияләр һәм наноматериаллар өлкәсенә бәйле фәнни эшләнмәләрне кулланылышка кертергә әзер булган сәнәгый предприятиеләре һәм оешмалары; нанотехнологияләр һәм наноматериаллар булдыру, аларны сәнәгатьнең төп тармакларына кертү белән шөгыльләнә торган фәнни-тикшеренү һәм проект институтлары, югары уку йортлары, фәнни лабораторияләр, фәнни-тикшеренү үзәкләре.
Беренче тапкыр үткәрелгән “Нанотехнологияләр. Казан – 2009” күргәзмәсендә Россиянең 12 шәһәреннән якынча 60 компания һәм Япония, Украина, Иран Республикасы, Белоруссиядән килгән чит ил компанияләре вәкилләре булды.
Күргәзмәне ачу тантанасында Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрының беренче урынбасары Владимир Соловьев, Красноярск краеның транспорт һәм элемтә министры урынбасары Александр Бояренцев, Чувашия Республикасының сәнәгать һәм энергетика министры урынбасары Наталья Дмитриева, Татарстан Республикасы Премьер-министры киңәшчесе Нәзир Киреев, Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы идарәсе рәисе Шамил Агеев, Татарстан Республикасы Предприятие һәм эшмәкәрләр ассоциациясенең генераль директоры Игорь Рассман, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Марат Галеев, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Әсхәт Гомәров, “Тест-Татарстан” федераль дәүләт унитар предприятиесе директоры Валерий Гогин катнашты.
Экспозиция үз эшен 11 нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк (“Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгенең беренче павильоны).
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз