Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Югострой" концерны президенты Йиржи Герле (Чехия Республикасы) белән очрашты. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, “Алабуга” МИЗ СҖТ” ААҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев һәм башкалар катнашты.
Рөстәм Миңнеханов һәм Йиржи Герле “Алабуга” МИЗ территориясендә “Югорстрой” компаниясенең гидравлика җиһазларын җитештерү заводын ачу мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы билгеләгәнчә, бүген халыкара аренадагы тотрыксыз вәзгыять шартларында Чехия республикасы һәм Россия арасында дустанә мөнәсәбәтләрне дәвам итү зарури. Ул өстәп әйткәнчә, Татарстанны Чехия белән берничә уртак проект бәйли.
Йиржи Герле үзә чиратында Рөстәм Миңнехановка кабул итүе өчен рәхмәт белдерде һәм кыскача “Югорстрой” компаниясенең эшчәнлек өлкәләрен билгеләде. "Безнең берничә завод бар. Без авиакомпонентлар, мотоцикллар һәм гидравлик җиһазларын җитештерәбез”, - дип хәбәр итте Йиржи Герле.
Чехия компаниясенең президенты Россиядә филиал ачу мәсьәләсе күптәннән хәл ителгән булган. Башта без Екатеринбургта төземәкче идек, дип әйтте Йиржи Герле, әмма соңыннан яңа производствоны үстерүгә иң уңайлы мәйданчык Татарстан Республикасындагы “Алабуга” махсус икътисадый зонасы икәнен аңладык.
Рөстәм Миңнеханов бу идеяне хуплады һәм әлеге проектны гамәлгә ашыру мөмкинлекләрен өйрәнергә йөкләде.