Бүген «Алабуга» махсус икътисади зонасында углерод җепселе җитештерү буенча завод ачылды.
Ачылыш тантанасында ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм “Росатом” ДК генераль директоры урынбасары Александр Локшин, «Композит» ХК генераль директоры Леонид Меламед, «Алабуга» МИЗ Тимур Шаһивәлиев, РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының химик-техник һәм урман сәнәгате комплексы департаменты директоры Владимир Потапкин, Алабуга районы башлыгы Геннадий Емельянов катнашты.
Завод 2012 елда төзелә башлаган иде, 2014 елда техник яктан сынап карадылар. Бу Россия территориясендә бу төр сәнәгать материалы җитештерә торган иң заманча һәм югары технологияле предприятиеләрнең берсе булачак. Углерод җепселе (карбон) космик, авиатөзелеш тармакларында, юллар һәм күперләр төзелешендә кулланыла. Проектның бәясе 3 млрд сум тәшкил итә.
“Бу заводның ачылышын көттек. Әлеге чималдан җитештерелә торган күп кенә материалларга безнең республикада да ихтыяҗ булачак, чөнки республика самолетлар, вертолетлар, автомобильләр, двигательләр һәм, әлбәттә, яңа төзелеш конструкцияләре җитештерә. Бу материалны куллану авыр хәл ителә торган мәсьәләләрне дә хәл итү мөмкинлеге бирәчәк”, - дип мөрәҗәгать итте ачылышта катнашучыларга ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
«Алабуга-Волокно» заводы «Композит» белән «Росатом»ның уртак проекты. Беренче җитештерү линиясенең егәрлеге елга 1,7 мең тонна углерод җепселе тәшкил итә, яңа линия потенциалы 2 мең тоннадан артык. Киләчәктә заводның җитештерүчәнлеген елына 10 мең тонна углерод җепселе җитештерүгә җиткерү планлаштырыла, моның өчен предприятиенең икенче чиратын төзергә кирәк. Шулай итеп, 2025 елда завод дөньякүләм углерод җепселе базарының 7 процентын тәэмин итәргә сәләтле һәм бу тармакта иң көчле производстволарның берсе булачак.
“Бу завод ачылышы Россиядә композит җитештерүне 4 тапкыр арттыра ала, ә бу чималның үзкыйммәте төшә һәм материалны киң куллану мөмкинлеген ача. Бу материалны төрле әйберләр җитештерүдә (кармактан алып велосипедка кадәр) кулланып була”, - диде “Росатом” ДК генераль директоры урынбасары Александр Локшин. Аның сүзләренә караганда, хәзер үз ихтыяҗларыбызны тәэмин итү мөмкинлеге бар, моннан тыш дөньякүләм базарга чыгу өчен реаль перспективалар пәйда була.
Предприятие заманча техника белән җиһазланган. «Алабуга-Волокно» предприятиесенең техник җиһазлануы, җитештерү технологиясен үзләштерүе хәзердән үк халыкара дәрәҗәдәге продукция җитештерү һәм ул Россия углерод җепселе базарында гына түгел, ә дөньякүләм базарда көндәшлек итү мөмкинлеге бирә”, - дип билгеләп үтте «Композит» ХК генераль директоры Леонид Меламед.
«Алабуга-Волокно» предприятиесе “Алабуга” МИЗ территориясендә ачылган 15 нче резидент булды.