Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Мактау грамотасы белән бүләкләнде

2009 елның 11 декабре, җомга
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әлеге бүләк белән “Россия – спорт державасы” беренче Бөтенроссия форумын әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашуы өчен бүләкләнде.
Шул ук карар нигезендә әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашканнары өчен Мактау грамотасы белән Россиянең вице-премьеры Александр Жуков, статс-сәркатип – Росииянең спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары Наталья Паршикова, Россия Президентының Россия Федерациясе Дәүләт Советы эшчәнлеген тәэмин итү идарәсе мөдире Алексей Кулаковский бүләкләнде.
Исегезгә төшерәбез, “Россия – спорт державасы” форумы Казанда 22-24 октябрь көннәрендә үтте. Анда 3,5 меңнән артык кеше, шул исәптән 11 халыкара спорт федерацияләре җитәкчесе, 100 дән артык фәнни мәктәп вәкилләре, атаклы спортсменнар, Россия регионнары башлыклары катнашты.
Форум кысаларында Россия Президенты каршындагы Физик культура һәм спорт, югары күрсәткечләр спорты, 22 нче кышкы Олимпия һәм Сочида 2014 елда үтәчәк 11 нче кышкы Паралимпия уеннарын, Казанда 2013 елда үтәчәк 27 нче Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерләү һәм үткәрү Советы киңәшмәсе узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International