Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Идел буе региональара табигатьне саклау прокуратурасына 25 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Чара Казан ратушасында узды. Танатнада шулай ук РФ Генераль прокуроры урынбасары Сергей Зайцев, Идел буе региональара табигатьне саклау прокуроры Вениамин Селифанов, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар катнашты.
Тантанада катнашучыларга Идел буе бассейнындагы экологик ситуация һәм Идел буе региональара табигатьне саклау прокуратурасы эше турында документаль фильм күрсәттеләр.
Рөстәм Миңнеханов Идел буе региональара табигатьне саклау прокуратурасы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын ведомствоның 25 еллыгы белән котлады. "Гидротехник корылмаларны имин эксплуатацияләү, су-биологик ресурсларны саклау мәсьәләләре хәл ителә. Урман законнары үтәлешенә күзәтчелек нәтиҗәле алып барыла", - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан – Россиянең динамик үсүче регионы, анда илдәге нефть чыгару һәм нефть химиясе, машина төзелешенең эре үзәкләре урнашкан. Шулай ук республика табигать ресурсларына бай һәм безнең бурыч – аларны киләчәк буыннар өчен саклап калу, диде Рөстәм Миңнеханов.
"Әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм савыктыруга без аерым игътибар бирәбез. Махсус сакланылучы табигать территорияләре чылбыры актив рәвештә киңәйтелә. Табигать һәм биосфера ресурсларын, шулай ук һава бассейнын саклау эше алып барыла", - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Ул билгеләп үткәнчә, бу җәһәттән Татарстанның табигатьне саклау прокуратурасы мөһим роль уйный, аның хезмәткәрләре принципиаль, җаваплы һәм оператив эшли. 2013 елгы Универсиаданы әзерләү һәм уздыру чорында Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы, башка күзәтчелек органнары белән бергә, экологик иминлекне тәэмин итте, диде Рөстәм Миңнеханов. "Хәзерге вакытта 2015 елгы Су спорт төрләре дөнья чемпионатына әзерләнгәндә әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә актив чаралар күрелә. Идел һәм Казансу елгасы булганга күрә, без әлеге спорт форумнарын уздыру хокукына дәгъва кылдык", - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Быел республикада парклар һәм скверлар елы уздырыла. 2016 елда без су саклау зоналары программасын әзерлибез, дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов, бездән башка беркем дә төзәтми торган җитешсезлекләр бар.
"Уртак эшчәнлегебез уникаль табигать зонааларында рәхәтләнеп ял итү өчен барлык шартларны тудырырга ярдәм итәчәк. Гражданнарның уңайлы тирәлеккә хокукын, дәүләтнең экологик иминлеген тәэмин итү максатларында киләчәктә дә хезмәттәшлегебез ныгыр, дип ышанам", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аннары ведомствоның алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләделәр.