Киңәшмәдә катнашучылар кече һәм урта бизнес компанияләренә вакытлыча энергия челтәрләренә технологик тоташу мөмкинлеген бирү турында да фикер алыштылар (файдаланылмаган егәрлекләре булган индустриаль мәйданчыкларда). Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитетына эшмәкәрләрне технологик тоташтыру регламенты проектын төзергә йөкләмә бирде.
Татарстан Республикасы Премьер-министрына шулай ук “Синергия” индустриаль паркы проектын (билгеләнеше – автокомпонентлар җитештерү) үстерү турында хәбәр иттеләр. Паркның “Алабуга” махсус икътисади зонасы (МИЗ) территориясендә урнашачагын исегезгә төшерәбез. Индустриаль парк проекты автокомпонентлар җитештерү тармагы үсешенә дә, махсус икътисади зонаның кече һәм урта бизнес предприятиеләре алдында кызыксындыручанлыгын үстерүенә дә юнәлтелгән.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Хөснуллин, Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты җитәкчесе Тимур Шагивалеев, Татарстан Республикасы Тарифлар буенча комитет җитәкчесе Марина Фәйрушина һ.б.катнаштылар. “Синергия” индустриаль паркы проекты турында тулырак - http://alabuga.rosoez.ru/news/media/244784/
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.