Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Уфага эш сәфәре кысаларында «Зур химия» V халыкара эшлекле форумын ачу тантанасында катнашты.
Форум яңа икътисадый һәм сәяси шартларда Россиянең нефть химиясе тармагын үстерү стратегиясе буенча фикер алышу өчен җыелды.
Пленар утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич белән бергә, эшлекле иртәнге ашта катнашты. Анда нефть химиясе һәм машина төзелеше өлкәсендәге кайбер мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, шулай ук чимал белән тәэмин итү темасын да күтәрделәр.
Пленар утырышта чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүген Татарстан – Россиянең әйдәп баручы нефть химиясе регионнарыннан берсе. 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясендә нефть химиясе комплексы һәм машина төзелеше төп тармаклар дип атала, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Киләчәк бурычлар турында сөйләгәндә Рөстәм Миңнеханов быел Татарстанда метанол, ашламалар һәм азот катышмалары җитештерү буенча «Аммоний» яңа химия комплексын эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Шулай ук ул белдергәнчә, республикада елына 6 млн. тонна нефть эшкәртүче завод төзелешенә керешәләр. Әлеге проект Татарстан полимер җитештерүчеләрен тулысынча чимал белән тәэмин итәргә ярдәм итәчәк.
Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, җитди финанс кертүләре кирәк булганга күрә, Түбән Камада 1 млн. тонналык этилен комплексын төзү проекты ике этапта гамәлгә ашырылачак.
Татарстанның нефть-газ химиясе комплексына кече һәм урта бизнесны актив җәлеп итү планлаштырыла, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, аларның предприятиеләрендә 30-50%ка кадәр полимер эшкәртү карала. Рөстәм Миңнеханов «Кама Аланы» индустриаль паркын мисал итеп китерде. Аңа ярдәм итәргә алынган «Түбән Кама нефть химиясе» предприятиесе бүген индустриаль парк территориясендә 20 мең тоннага кадәр полимер эшкәртә. Якын көннәрдә «Кама Аланы» ИПда яңа производство эшләтеп җибәреләчәк, аның куәте 70 мең тоннага җиткереләчәк.
«Безнең нефть химиясе предприятиеләребез булу республикада яңа бизнеслар пәйда булуга китерәчәк», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, кризиска карамастан, федераль бюджет алдындагы барлык йөкләмәләр тулысынча үтәлеп бара.
Чыгышы азагында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны Химик көне белән котлады.
Аннары Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович чыгыш ясады, аның сүзләренә караганда, Россиядә нефть химиясе тармагында импортны алмаштыру буенча төп план эшләнгән. «Төп бурыч – бөтендөнья базарында конкуренциягә сәләтле технологияләр булдыру», - диде ул.
Пленар утырышта шулай ук Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Башкортостан Республикасы Башлыгы Рөстәм Хәмитов һәм башкалар чыгыш ясады.
ММЧ вәкилләре белән әңгәмәсе вакытында Рөстәм Миңнеханов чимал кытлыгы темасына да кагылды. Ул билгеләп үткәнчә, бу проблеманы хәл итү системалы алым таләп итә. «Илебезнең чимал потенциалы бик зур. Безгә сыйфатлы һәм шул ук вакытта арзан чимал алырга кирәк. Безнең өчен бу – Себер. Әмма әлегә бизнес-план күрсәткәнчә, бу проект бик кыйбатлы. Шулай да без хәл итү юлларын эзләүне дәвам итәбез», - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.
Искәртәбез, «Зур химия» V халыкара эшлекле форумы Уфада 2015 елның 21-22 май көннәрендә барачак.