Үткән биш ел эчендә Россия Инновацион регионнары ассоциациясе эшчәнлеген уңай дип бәяләргә мөмкин. Бүген бу хакта Томскта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, РИРА Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Искәртәбез, Томскта Рөстәм Миңнеханов рәислегендә Россия Инновацион регионнары ассоциациясенең 5 еллыгына багышланган утырыш узды.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, АИРРны ныклап торып үстерү өчен кластер инициативаларын гамәлгә ашыру эшен көчәйтергә; Фонд белән инновацион проектларга ярдәм өлешендә эшне активлаштырырга; инновацион инфраструктураны – инжиниринг үзәкләрен, технопаркларны, бизнес-инкубаторларны үстерү өлешендә тыгызрак хезмәттәшлек урнаштырырга кирәк.
РИРА рәисе искәрткәнчә, РИРА төзү турында меморандумга «Innovus» XIII Инновацион форумы барышында Томск шәһәрендә 2010 елның 21 маенда имза салынды.
«Мин сезгә Ассоциация Советы рәисе вазыйфасын ышанып тапшырганыгыз өчен рәхмәт белдерәм, - диде ул. - 5 ел эчендә безнең оешма абруйлы региональара мәйданчыкка әверелде. Бүген Ассоциациягә 14 көчле инновацион регион керә. Болар –Башкортостан Республикасы, Татарстан, Мордовия, Алтай, Красноярск, Пермь крае, Иркутск, Калуга, Липецк, Новосибирск, Самара, Томск, Төмән, Ульяновск өлкәсе. Бүген РИРА регионнарына фәнни тикшеренүләргә һәм эшләнмәләргә чыгымнарның 20%ы туры килә, чыгымнарның дүрттән бер өлеше – технологик инновацияләргә китә, барлык инновацион продукциянең биштән бер өлеше туры килә. Монда Россиянең һәр тугызынчы инновацион предприятиесе эшли».
Рөстәм Миңнеханов шулай ук искәрткәнчә, РИРА законнарны камилләштерү буенча парламент бергәлеге белән дә актив эш алып бара. Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин кушуы буенча регионнарның инновацион эшчәнлеге өлкәсендәге төп законнарга мониторинг уздырылды. Аның нәтиҗәләре буенча, Россия Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә, РФ субъектында инновацион эшчәнлек турында модель закон эшләнде.
Шуның нигезендә, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы белән бергә, бу өлкәдә Россия Федерациясен үстерү стратегиясе проекты эшләнде.
РИРА регионнары уңайлы инвестицион климат тәэмин итү буенча илебез субъектлары арасында алда бара (Калуга өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Красноярск крае һәм Татарстан Республикасы).
Ассоциация РИРА регионнары мәйданчыкларында узучы федераль дәрәҗәдәге форумнарда актив катнаша.
РИРА даими нигездә региональ һәм шәһәр сәясәте буенча Европа комиссиясе Генераль директораты белән, БМОның Европа икътисадый комиссисе белән, Франция, Германия һәм Нидерланд белән тыгыз элемтәдә тора, соңгы вакытта Швейцария һәм АКШ белән багланышлар урнаштырыла.
Ассоциация Россия икътисадын модернизацияләү һәм инновацион үстерү Советы эшендә актив роль уйный, диде Рөстәм Миңнеханов.
РИРА утырышы барышында Россия Федерациясенең Икътисадый үсеш министры урынбасары Олег Фомичев та чыгыш ясады. Үз нотыкларын катнашучыларга Томск, Новосибирск өлкәсе, Алтай крае вәкилләре тәкъдим итте.
РИРА Советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Ассоциацияне һәм Россия инновацион регионнарын үстерүгә керткән өлешләре өчен оешма әгъзаларына Рәхмәт хатлары тапшырды.