Икътисад үссен өчен безгә партнерлар кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, Россия Инновацион регионнары ассоциациясе Советы (РИРА) рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Томскта белдерде.
РИРАнең 5 еллыгына багышланган утрышы тәмамлангач, журналистлар сорауларына җавап бирегәндә Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, Ассоциация эшчәнлеге дәвамында РИРА әгъзалары булган регионнар саны сигездән ундүрткә хәтле җитте.
«Бүген РИРАнең бөтен үсеш институтлары белән тыгыз элемтәләре бар, беренче чиратта, РФ Икътисадый үсеш министрлыгы белән, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Шул вакыт эчендә нормативлар өлкәсендә, закон чыгаруда, икътисадның кластерлы структурасын үстерү өлкәсендә бик күп эш эшләнде. Тәҗрибә белән алышыну өлкәсендә бигрәк тә әһәмиятле булган чит илдәге шундый ук структуралар белән мөнәсәбәтләр урнаштырылды – без күп нәрсәгә өйрәнергә мәҗбүр. Иң мөһиме – бергә булу, файдалы булуга теләк бик зур. Без, регионнар, берләшеп, ил җитәкчелегенә үз күзаллавыбызны җиткерә алабыз».
«Икътисад үссен өчен безгә партнерлар кирәк, - дип саный РИРА Советы рәисе. – Без Фарсы култыгы илләре белән актив эш итәбез. Аерым алганда, Татарстанның Төркия партенрлары, Кытай, Вьетнамом, Көнчыгыш Азиянең башка илләре белән эш яхшы бара. Бу без Европа һәм Америка партнерларына ябык дигән сүз түгел. Бүгенге көндә Татарстандагы “Алабуга” махсус икътисадый зонасындагы ике проектның Америка инвесторлары гамәлгә ашыруларын әйтә алам, алар бик актив эшлиләр һәм якын арада үз предприятиеләрен эшләтеп җибәрәчәкләр. Соңгы ай ярымда мин җиде-сигез Европа илләреннән килгән илчеләр һәм аларның бизнес-делегацияләре белән очраштым. Алар барысы да инде булган элемтәләр һәм мөнәсәбәтләрне югалтмаска тиешлеген аңлый. Бүген, бер яктан, билгеле бер структураларның сәяси теләге бар, икенче яктан – Россия мөмкинлекләре зур булган гаять көчле һәм гаятьзур базарлы ил булган чынбарлык бар. Без Европа илләре белән хезмәттәшлекне саклап калырга тиеш».