Рөстәм Миңнеханов Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин белән очрашты

2015 елның 22 мае, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Томск өлкәсе губернаторы Сергей Жвачкин белән очрашты. Очрашу Томскта (Томск өлкәсенең Кабул итүләр йорты), Россия Инновацион регионнары ассоциациясе (РИРА) утырышы тәмамлангач, узды. 

Сергей Жвачкин Рөстәм Миңнехановка Томск өлкәсенә чираттагы визиты һәм РИРА Советы рәисе буларак инновацион үсештә күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерде.

«Ассоциациянең биш ел эшләве дәвамында без җитди нәтиҗәләргә ирештек, һәм шуларның иң мөһиме - ассоциация әгъзалары булган регионнарның багланышлары, бердәм юнәлештә эшләүләре, - дип ассызыклады очрашуда  Сергей Жвачкин. – Биш ел элек безнең арада сигез өлкә, край, республика гына иде, бүген – инде 14. Һәм бу исемлек үз икътисадларын инновацион юлга бастыручы регионнарга ачык».

«Россия Инновацион регионнары ассоциациясе эшчәнлегенең төп нәтиҗәләренең берсе – регионнар һаман аңарда мохтаҗ, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. – Без тәҗрибә белән актив уртаклашабыз. Без Россиянең төп фәнни-мәгариф өлкәләренең берсе булган Томск өлкәсенән күп нәрсәгә өйрәнәбез».

Сергей Жвачкин һәм Рөстәм Миңнеханов шулай ук ике регионның фәнни-техник һәм сәнәгать өлкәләрендәге багланышлары турында да фикер алыштылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International