Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды Попечительләр советы утырышын үткәрде
2009 елның 16 декабре, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры – фондның Попечительләр советы рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фондының Попечительләр советы утырышын үткәрде.
Төп доклад белән “Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды” (ТР ИВФ) дәүләт коммерцияле булмаган оешмасының генераль директоры Айнур Әйделдинов чыгыш ясады.
Ул, аерып алганда, ТР ИВФ портфеленең бүгенге көндә 113 инновацион проектны үз эченә алуы турында хәбәр итте. Аларның яртысы рәсмиләштерелгән интеллектуаль милек стадиясенә җиткерелгән, 25 % - сынау-гамәлгә кертү, 25 % - фәнни-эзләнү, сынау һәм конструктор эшләре стадиясендә. Гомумән, фондның биш еллык эшчәнлеге дәвамында раслауга әзерләнүнең төрле дәрәҗәсендә булган 4 меңнән артык проект тапшырылды.
Айнур Әйделдинов сүзләренә караганда, үз эшләрен камилләштерү өчен фонд белгечләре алдынгы халыкара үзәкләрнең венчурлы финанслау һәм туры инвестицияләр өлкәсендәге тәҗрибәләрен өйрәнәләр. Шулай итеп, ТР ИВФ генераль директоры АКШ һәм Европа структуралары белән партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыруы турында сөйләде. Аерым алганда, бүген Мериленд университеты (АКШ) нигезендә фонд вәкиллеген төзү турында фикер алышу бара.
“Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” республика конкурсы һәм “Идея-1000” инновацион проектлар конкурсына килгәндә, гомумән, 2009 елда аларда катнашу өчен 1273 гариза кабул ителгән. Проектлар экспертизасы берничә этапта узды. Нәтиҗәдә, 132 җиңүче сайланды (номинацияләрдәге проектлар, конкурс партнерлары белән сайланып алынган проектлар һ.б.).
Попечительләр советы әгъзалары ТР ИВФның 2009 елгы эшчәнлеген хупладылар.
Соңыннан Россия туры инвестицияләр һәм венчурлы капитал индустриясе үсеше турында докладлар белән ТР ИВФ Попечительләр советы әгъзалары каршында Россия венчур ярминкәсе директоры Игорь Гладких, “Россия венчур компаниясе” (РВК) генераль директоры Игорь Агамирзян, Кече форма предприятиеләр үсешенә ярдәм итү фондының генераль директоры Сергей Поляков чыгыш ясадылар.
Утырышның нәтиҗәләрен ясап, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов түбәндәгене хәбәр итте: Татарстанның башка Россия төбәкләре арасында инновацион эшчәнлек үсеше һәм венчур проектларны тормышка ашыру өчен аз эшләмәвенә карамастан, башка илләр белән чагыштырганда, аның алга таба үсү мөмкинлеге бар. Мисал итеп ул инновацион сфера үсеше, технопарклар челтәре тәзелү, Кытайдагы индустриаль мәйданчыкларны китерде.
Моннан тыш, бүген югары уку йортлары эшчәнлеге инновацияләр өлкәсендә күпкә нәтиҗәлерәк булсын өчен, аларның ментальлеген үзгәртергә кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов. “Безгә чит ил лицензияләрен сатып алырга түгел, үз фәнебезне үстерергә кирәк, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. – Моның өчен безнең интелектуаль потенциал җитәрлек дәрәҗәдә”.
Утырыш бетүгә, ТР ИВФ Попечительләр советы әгъзалары һәм кунаклар “Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея” конкурсы һәм “Идея-1000” инновацион проектлар конкурсы җиңүчеләрен тантаналы бүләкләүдә (“Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексы) катнаштылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Безнең республикада территорияләрне үстерүгә һәм җирле үзидарәне камилләштерүгә зур игътибар бирелә
Бүген Казанда «Корстон» КСККда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республиканың җирле үзидарә вәкилләре катнашты.
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз