Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнехановның рус халык бәйрәме Каравон уңаеннан МӨРӘҖӘГАТЕ
2015 елның 23 мае, шимбә
Хөрмәтле татарстанлылар!
Сезне үзенчәлекле рус фольклор бәйрәме – Каравон белән тәбрик итәм!
Рус милләте күп гасырлар буена җыйган зур рухи көчкә һәм бетмәс-төкәнмәс иҗади кодрәткә ия булган әлеге бәйрәм күпмилләтле Татарстан мәдәниятенә кабатланмас төсмер бирә.
Аның башлангычы булып Лаеш районының Рус Никольское авылында бар яшьтәге төрле милләт һәм дин вәкилләрен җыючы җырлы әйлән-бәйлән тора. Әлеге матур йола җәмгыятебезнең дус-тату булып яшәвенә хезмәт итә.
Башка милли бәйрәмнәр кебек Каравон көчен Җир-анадан ала. Ул чәчү тәмамлануга, яз һәм уңышка багышланган тантана. Шуңа күрә әлеге бәйрәм һәркем өчен аңлаешлы һәм якын. Халык җырлары, биюләре һәм уеннары кешеләрне якынайта, яхшылыкка һәм матурлыкка өнди.
Елдан-ел «кояш тирәли» җитәкләшеп биеп әйләнергә теләүчеләрнең саны арта бара, әйлән-бәйлән халык иҗатының яңа якларын ача.
Рәсәй Федерациясендә игълан ителгән Әдәбият елында рус теленә, борынгы җыр сәнгатенә, гореф-гадәтләргә һәм йолаларга хөрмәт хисе тудыручы Каравонны бәйрәм итү аеруча яңгыраш ала.
Әлеге кояшлы бәйрәм йөрәкләребезгә тынычлык һәм изгелек өстәсен, аралашуыбызны җылы һәм күңелле итсен.
Каравонда катнашучыларга һәм кунакларга яхшы кәеф, нык исәнлек, бәхет, иминлек һәм муллык телим!
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнеханов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
13
гыйнвар, 2026 ел
Хөкүмәт Йортында узган брифингта Татарстанда Яңа ел бәйрәмнәрендә 8 меңнән артык чара уздырылуы турында сөйләделәр
Татарстанда нинди Яңа ел чаралары узган, Казанда бәйрәмне ачык һавада ничә казанлылар каршы алган һәм чыршыларны кая тапшырырга мөмкин икәнлеге турында бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта сөйләделәр. Яңа ел бәйрәмнәре чорында Татарстанда 8 меңнән артык тематик чара узды, дип хәбәр итте журналистларга ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева.
Иннополиста яңартылган балалар поликлиникасы ачылды
2026 елның 13 гыйнварында Иннополиста балалар поликлиникасын ачу тантанасы узды. Яңа медицина объекты шәһәрнең педиатрия хезмәте мәйданын 2 тапкырдан артыкка киңәйтте, ә кабинетлар саны 3 тапкырга артты. Яңартылган бинада шулай ук бригада өчен аерым керү урыны булган тәүлек буе эшли торган ашыгыч ярдәм хезмәте урнашкан.
12
гыйнвар, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте
Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы коллективына яңа министрны тәкъдим итте. Искәртәбез, бүген ТР Рәисе Указы белән ТР экология һәм табигый ресурслар министры итеп Азат Җиһаншин билгеләнде.
Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз