Бүген Казанның "Татнефть арена" боз сараенда һөнәр осталыгы стандарталары буенча “WorldSkills Russia” III илкүләм чемпионатында җиңүчеләрне тәбрикләү һәм чемпионатны ябу тантанасы бара. Тантанада Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Ольга Голодец, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премье-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, «Вордскиллс Россия» берлеге генераль директоры Роберт Уразов, Агентства Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Андрей Никитин һәм башкалар катнаша.
Оештыручылар сүзләренчә, анда 5 меңнән кеше җыелган. Әлеге чемпионата Россия Федерациясенең 46 төбәгеннән, шулай ук Марокко, Израиль, Финляндия һәм Беларусь белән Казакъстаннан барлыгы 519 конкурсантны Казан үзенә җыйган. Моннан тыш, Татарстан башкаласына 613 эксперт чакырылган. Шуларның 55 төп экспертлар, 19 ы дөньяның 9 иленнән (Марокко, Израиль, Финляндия, Япония, Көньяк Корея, ЮАР, Германия, Ирландия, Швейцария) халыкара һәм 22 се БДБ (Беларусь, Казакъстан) илләреннән килгән экспертлар.
Тантананың рәсми ачылышына кадәр, эшче һөнәрләр хакында материаллар иҗат иткән һәм сюжетлар төшергән журналистларны бүләкләделәр. Иҗади конкурста катнашучыларга акчалата премия һәм дипломнар тапшырылды. Гран-прины "Казан" ТРКсы журналисты Ольга Морская яулады: аңа 100 мең сумлык премия һәм диплом бирелде.
Тантананы ачу тантанасында катнашкан Россия Хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Ольга Голодец: "Бүген биредә 513 катнашучы җыелган, алар - яхшылардан-яхшылар. Сезнең "алтын" яулавыгыз яки яуламавыгыз мөһим түгел, сез болай да һәр нәрсәнең башында торасыз. Бүген биредә сез 500, икенче елга исә меңәрләгән булырсыз, үзегезнең командаларыгызны алып килерсез",- диде һәм оештыручыларга рәхмәт әйтте. Ул шулай ук чемпионатның бу дәрәҗәдә оештырылганы булмавын да искәртте һәм киләчәктә уздырылачак чемпионатларның да шул югарылыкта булачагына ышаныч баглады.
Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Андрей Никитин : "Бу проект 3 ел элек Россиядә беренче тапкыр оештырылганда, мин аның моның кадәр юллар үтеп, бу дәрәҗәдә уздырыла башлар дип уйламаган идем. Татарстанда башланган һәр нәрсәнең киләчәге зур һәм якты", - диде һәм экспертларга, оештыручыларга рәхмәт җиткерде.
Татартан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов: "Мондый чемпионатны уздыру- безнең өчен бик зур дәрәҗә. Без башкарган әлеге эш Россия өчен бик кирәкле дип саныйм. Илебезнең икътисады киләчәген булдыручылар бүген биредә утыра, - дип сүз башлады. - Узган ел без илкүләм чемпионатны беренче тапкыр уздырган идек, һәм шунда мин аңа ихтыяҗ булуын тойдым. Быел без илкүләм чемпионатны башкачарак оештырдык, аны сез үзегез дә сизгәнсездер. Рәсми рәвештә белдерәм: Казан һәм Татарстан "WorldSkills" чемпионатын икенче елга да уздырырга әзер", - диде һәм чемпионатны оештырырга ярдәм күрсәткән партнерларга, экспертларга рәхмәт әйттеп, барысына да уңышлар теләде.
Чемпионат кысаларында мәктәп кучылары арасында "Junior Skills" чемпионаты да уздырылган иде. Анда 10-17 яшьлек укучылар катнашкан. Ярышлар 11 компетенциядә 10 мәйданчыкта узган. Рөстәм Миңнеханов җиңүчеләрнең һәркайсының кулын кысты һәм истәлеккә фотога төште. “WorldSkills" Kazan чемпионаты нәтиҗәләре буенча, Россиянең 11-16 август көннәрендә Бразилиядә узачак "WorldSkills Competition" дөнья чемпионатында катнашасы җыелма команда составы билгеләнәчәк.