Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкчелегендәге Россия рәсми делегациясе составында Гарәп Республикасы Мисыр сәнәгать, сәүдә, кече һәм урта предприятиеләр министры Мөнир Фәхри Әбденнур белән очрашты.
Яклар сәүдә-икътисадый өлкәдә үзара файдалы хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.
Мөнир Фәхри Әбденнур билгеләгәнчә, Россия һәм Мисыр эшкуарлары илләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрны ныгытуга зур өлеш кертте. “Ышанам ки, Мисыр һәм Россия эшлекле даирәләренең даими хезмәттәшлеге сәүдә-икътисадый багланышларны ныгытуга этәргеч булачак”, - дип ассызыклады ул.
Шуңа карамастан, илләр арасындагы товар әйләнешенең гомуми күләме (2014 елда 5,5 млрд. доллар тәшкил итә) чын мөмкинлекләрне чагылдырмый, дип әйтте Мөнир Фәхри Әбденнур. Ул искәрткәнчә, алданрак Россия ягы Мисыр территориясендә масштаблы проектка инвестицияләр кертергә әзерлеген белдергән иде, алар арасында СССР белгечләре 20 гасырның икенче яртысында төзегән заводларны модернизацияләү проекты.
Денис Мантуров сәламләү сүзендә Гарәп Республикасы Мисыр сәнәгать, сәүдә, кече һәм урта предприятиеләр министры белдергән Россия һәм Мисыр арасындагы эллекеге дәрәҗәгә багланышларны кайтару кирәклеген хуплады.
Шулай ук РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Мәскәүдә Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүдә Мисыр президенты Әбдел Фәттах ас-Сисиның катнашуы өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, Россия һәм Мисыр мөнәсәбәтләре бүгенге көндә үсеп бара.
Алга таба хезмәттәшлек итүгә иң перспектив юнәлешләр, Денис Мантуров сүзләренчә, авиатезелеш, суднолар төзү, машина төзелеше, медицина, энергетика һәм башкалар.
Шуннан Россия делегациясе вәкилләре Гарәп Республикасы Мисыр сәламәтлек саклау министры Адел Адави белән очраштылар. Яклар сәламәтлек саклау, фармацевтика һәм медицина хезмәткәрләрнең стажировкасын оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.