Татарстанда Татарстан Республикасы Профсоюзлар Федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәсе координация советы һәм Татарстан Республика Министрлар Кабинеты арасында 2010 елга килүшегә кул куелды
2009 елның 18 декабре, җомга
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында 2010 елга Татарстан Республикасы Профсоюзлар Федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәсе координация советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасында республика килешүенә кул куелды.
Документ социаль-икътисади сәясәт үткәрүне һәм социаль партнерлык үсешен күздә тота.
Килешү текстыннан соң Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Профсоюзлар Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев кул куйдылар.
Татарстан Республикасының икътисад министры Марат Сафиуллин хәбәр иткәнчә, 2010 елга раслана торган өч яклы килешүнең үзенчәлеге – социаль партнерлыкның һәрбер ягының эшчәнлеге нәтиҗәлелегенә индикатив бәя бирүне кертү. Индикаторлар системасы Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча социаль партнерлык нәтиҗәлелеген арттыру максатында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан ясалды.
Якларның йөкләмәләре түбәндәге бүлекләр буенча язылды: җитештерү икътисады һәм үсеше, хезмәт хакы, халык керемнәре һәм яшәү дәрәҗәсе, мәшгульлек һәм хезмәт базары үсеше, хезмәт шартлары һәм аны саклау, экологик куркынычсызлык, хезмәткәрләр һәм халыкны социаль яктан яклау, социаль партнерлыкны үстерү, социаль партнерлык нәтиҗәлелеге һәм җаваплылыгы.
Йөкләмәләрнең үтәлүе, эш нәтиҗәлелеге күрсәткечләре, Килешү кагыйдәләре таләп иткәнчә, яклар тарафыннан даими, ярты елга бер тапкырдан да ким булмаган рәвештә тикшерелер. Якларның рәсми сайтлары һәм массакүләм мәгълүмат чараларында яктыртылуы аша аларның мәгълүмати яктан тулысынча ачык булуы тәэмин ителер.
Татарстан Республикасы Профсоюзлар Федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова шуны әйтеп үтте: кризис шартларында бер еллык килүшегә кул кую – акыллы карар. Ул шулай ук һәрбер якның килешүне үтәү нәтиҗәлелегенә бәя бирүнең яңа индикаторлары кертелүне хуплады.
“Кризис шартларында һәрберебез килешеп эшләү мөһимлегенә инандык”, - дип әйтте Татьяна Водопьянова.
Мөһим җитешсезлекләр арасынннан ул республикадагы эре предприятиеләрнең күмәк килешүләр төзү тәҗрибәсе булмавын, профсоюз оешмаларын төзү эшләре алып барылмавын әйтеп китте. Үрнәк буларак ул Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты һәм бизнесмен Айрат Хәйруллинның, “Ак Барс Холдинг компаниясе” ААҖ генераль директоры Иван Егоровның предприятиеләрен атады.
Тәмамлап чыгыш ясаганда, Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов бүгенге көндә республика предприятиеләрендә эш бирүчеләрнең хезмәт коллективы белән күмәк килешүләрен төзүен оештырырга кирәк булуын әйтте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.