Рөстәм Миңнеханов Перу башкаласында КАМАЗ җитештергән шасси нигезендә автобуcлар җыю предприятиесендә булды

2015 елның 27 мае, чәршәмбе

Бүген Лима шәһәрендәге (Перу Республикасы) КАМАЗ-4308 шасси нигезендә автобуслар производствосында Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов булды. Искәртик, Рөстәм Миңнеханов Перуда эш сәфәрендә (2015 елның 26-27 май көннәре). 

Хәзерге вакытта “КАМАЗ” ААҖ партнеры - «KAMAZ LATINOAMERICA» (Перу) компаниясе - Modasa предприятиесе (Перу) мәйданнарында КАМАЗ-4308 шасси нигезендә автобуслар җыю эшен алып бара. 2014 ел дәвамында, Modasa заводында автобуслар җыю өчен, 20 автобус шассие китерелде.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы һәм “КАМАЗ” ААҖ генераль директоры Сергей Когогин Modasa предприятиесе цехларын карадылар.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук автобусларның эчке җиһазланышы белән дә танышты, әзер автобусның йөртүче урынына утырып карады.

Шуннан Modasa компаниясе җитәкчелеге белән кыска очрашу узды. Рөстәм Миңнеханов КАМАЗ шассие нигезендәге техника производствосы белән таныша алу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул белдергәнчә, әлеге уртак продукт конкурентлыкка сәләтле булачак.  Рөстәм Миңнеханов шулай ук Modasa предприятиесендә кулланылучы технологияләрне югары бәяләде.

«Алга таба да үзара килешеп эшләрбез дип ышанабыз, - дип әйтте ул. – Бәлки безнең башка уртак проектлар да булыр, сезнең бүгенге көндә заманча производствогыз бар, яңа технологияләр кулланасыз». 

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Modasa Перу компаниясенең “КАМАЗ” ААҖ белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсе уңышлы һәм башка предприятиеләр өчен уңай үрнәк була ала.

Алга таба Россия авыр йөк машиналарын җитештерүче “КАМАЗ” ААҖ белән хезмәттәшлек итүгә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бизнесны киңәйтү һәм үстерүгә, бизнесны диверсификацияләргә мөмкинлекләр бар. Ул, аерым алганда, Перуда автобуслар гына түгел, ә башка техника җитештерүне дә тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов “КАМАЗ” ААҖ җитештерүче газ-мотор ягулыгындагы техника турында тулырак сөйләде, бу бигрәк тә иҗтимагый транспорт өчен актуаль ягулык.  

«”КАМАЗ” ААҖнә “Дакар” раллие - яхшы реклама”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләгәнчә, “КАМАЗ-Мастер” командасы һәрвакыт җиңүгә омтылды, җиңәргә тырышты.  

Modasa компаниясе вәкилләре, үз чиратларында, белдергәнчә, бүген “КАМАЗ” ААҖ продукциясе бөтен дөньяга билгеле һәм абруе бар. Безнең ышанычыбыз көчле һәм хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез, дип әйттеләр Modasa компаниясе вәкилләре.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International