Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Иванович Шувалов: Татарстан белән эшләү һәрвакыт күңелгә рәхәт
2009 елның 21 декабре, дүшәмбе
Икътисади кризиска карамастан, агымдагы елны Татарстан Республикасы уңышлы уздырып җибәрде. Бу турыда бүген Казанда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының киңәйтелгән утырышында Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов белдерде.
Утырыш республикада гамәлгә ашырылучы кризиска каршы чараларга, шулай ук күп фатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрү (“Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалауга ярдәм итү Фонды турында” 185 нче номерлы ФЗ) һәм “Россия гражданнарына арзанлы һәм уңайлы торак” милли проектын гамәлгә ашыруга багышланган иде.
Чарада Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Торак-коммуналь хуҗалыгын реформалауга ярдәм итү Фондының генераль директоры Константин Цицин катнашты.
Утырышны видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов алып барды.
Татарстан Республикасы икътисадында кризиска каршы чаралар программасын гамәлгә ашыру турында доклад белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов чыгыш ясады.
Игорь Шувалов капиталь ремонт программасы кысаларында эшләрне уңышлы оештыру, Универсиада-2013 объектларын төзү һ.б. өчен Татарстан Республикасы җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен белдерде.
Игорь Шувалов сүзләренә караганда, бер ел элек алар Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән икътисади кризис алып киләчәк мөмкин булган проблемалар турында фикер алышканнар. Иң зур проблемаларның төзү өлкәсенә кагыласы фаразланган булган. Нәкъ менә шул вакытта Минтимер Шәймиев төзелеш сферасын капиталь төзекләндерүгә, сәнәгать һәм спорт объектларын төзүгә юнәлтергә тәкъдим иткән. Бүгенге 2009 ел нәтиҗәләре әлеге юнәлешнең дөрес сайлануын раслый.
Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Марат Хөснуллин хәбәр иткәнчә, кризиска карамастан, бу ел төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы тармагы өчен яхшы еллардан берсе булды. Универсиада объектларына, Түбән Камада нефть химиясе һәм нефть эшкәртү заводлары комплексына, “Алабуга” махсус икътисади зонасына, технопарклар төзелешенә, торак йортларны капиталь төзекләндерүгә – тулаем алганда төзелеш тармагына һәм республика икътисадына 2009 елда 150 млрд. акча җәлеп ителгән.
Республикада төзү-монтаж эшләре күләме (ТМЭ) 2008 ел белән чагыштырганда 16%ка арткан.
Республикада иң эре гамәлгә ашырылучы проект булып Түбән Камадагы “ТАНЕКО” проекты санала. Аның төзелешенә 150 дән артык подряд оешмасы җәлеп ителгән, бу мәйданда 7 мең төзүче эшли. Айлык ТМЭ башкару 2009 елда 2 млрд. сумга җиткән, 2008 ел белән чагыштырганда бу 4 тапкыр күп (2008 елда – 490 млн.). Агымдагы елда ТМЭ күләме 22,4 млрд. сум тәшкил итәчәк, шул исәптән тышкы инфраструктура объектларына – 10,0 млрд. сум тәшкил итәчәк.
Республикада төзелеш материалларын җитештерү күрсәткечләре дә артты.
2009 елда Татарстанда 2 млн.кв.метр яисә республиканың бер кешесенә 0,532 кв.м. күләмендә торак тапшырылган. Марат Хөснуллин билгеләп үткәнчә, әлеге күләм 1988 елның реформага кадәр булган максималь дәрәҗәдән артып киткән. Аның сүзләренә караганда, 2010 елда республика кулланышка шулкадәр үк күләмдә торак кулланышка керҗергә планлаштыра.
Әлеге тармак ярдәмне “Россия гражданнарына арзан һәм уңайлы торак” өстенлекле милли проекты буенча да алган. Барлык федераль торак программалары һәм Татарстан Республикасы бюджетыннан өстәмә финанслау юлы белән дәүләт ярдәме 2009 елда 8,7 млрд.сум тәшкил иткән.
Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы республикада ипотека кредитлавы күләмнәре кимүен билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда бүген ИТКА ипотека кредитлавына ярдәм күрсәтә торган мөһим инструментлар эшләп чыгарган, әмма алар регионнарга барып ирешмиләр.
Марат Хөснуллин төзелеш өлкәсендәге иҗтимагый эшләрдә 44668 кеше, яки барлык санның 17,1 %ы (260880 кеше) мәшгуль булганын искә төшереп үтте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз