Казанга РФ Президентының ИФО Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич килде

2015 елның 29 мае, җомга

Бүген Казанга Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич эш визиты белән килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

Казанга килүенең максаты – бүген Казан Ратушасында үтәчәк РФ Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) органнары ассоциациясе утырышында катнашу.

Моннан тыш, РФ Президентының ИФО Тулы вәкаләтле вәкиле планнарында Иннополиста "Россия - 2015" оборона-сәнәгать комплексы хезмәтендә мәгълүмат технологияләре" еллык конференциясендә катнашу да бар.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Михаил Бабич “Кама аланы”  индустриаль паркының 2 нче чиратын тантаналы ачуда катнашачаклар. Аннан ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы һәм РФ Президентының ИФО Тулы вәкаләтле вәкиле Түбән Камага  Химиклар көненә багышланган тантаналы чарада катнашу өчен баралар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International