Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Идел буе федераль округы субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару органнары ассоциациясе утырышында катнашты. Чара Казан Ратушасында узды.
Утырышта шулай ук Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ ИФО регионнарының закон чыгару органнары җитәкчеләре катнашты.
Утырышта катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика парламенты Татарстанны үстерүдә зур роль уйный. Башкарма хакимияте органнарының тиешле законнар белән беркетелгән карарлары үтемлерәк була, дип саный ул. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе программасын эшләү – шуның ачык мисалы. Бүген әлеге документ тулысынча әзер һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертелде.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы белдергәнчә, бүген республикада дәүләт хакимияте тармаклары арасында вәкаләтләр төгәл бүленгән. «Башкарма хакимият үз стратгиясен төгәл һәм ачык билгеләргә, аны парламент белән килештерергә тиеш. Безнең закон чыгаручылар безгә һәрвакыт проблемаларны хәл итүдә ярдәм күрсәтәләр», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Шундый очракларның берсе итеп Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы 2-3 ел элек Татарстан территориясендә үз эшчәнлекләрен активлаштырган экстремистик оешмаларга каршы көрәшне атады.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, муниципалитетлар шулай ук читтә калырга тиеш түгел. Ул билгеләп үткәнчә, республика парламенты, һәм беренче чиратта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, муниципалитетларны закон чыгару эшчәнлегенә җәлеп итү буенча бик зур эш башкара.
Бүген Идел буе федераль округы тәҗрибәсе – бөтен ил өчен алдынгы тәҗрибә, дип саный Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. Ул ассызыклаганча, Россиянең киләчәге сәяси һәм икътисадый тотрыклылыкка бәйле һәм шуңа күрә һәркем бу эшкә үзеннән өлеш кертергә тиеш. "Мин закон чыгаручы булмасам да, без бер йодрык булып эш итәргә тиеш, дип саныйм. Фикеребез бу очракта уртак булырга тиеш. Регионнарыбыз алдында торган барлык мәсьәләләрне дә хәл итү өчен без бердәм булырга тиеш ", - диде Рөстәм Миңнеханов.