Бүген Иннополис шәһәрендә "Оборона-сәнәгать комплексы хезмәтендә мәгълүмати технологияләр" исемле дүртенче конференция кысаларында "IT - илкүләм куркынычсызлыкның төп алшартларының берсе" темасына панель дискуссия үткәрелде. Анда Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, "Ростех" дәүләт корпорациясе генераль директоры, Россия машина төзүчеләре берлеге рәисе Сергей Чемезов һәм башкалар катнашты. Конференция 26 майда ачылды.
Искәртеп узабыз: Иннополис шәһәре дүрт көнгә IT өлкәсе һәм оборона-сәнәгать комплексының 1 меңнән артык белгече өчен дискуссия мәйданына әйләнде. Алар оборона сәнәгатендә мәгълүмати технологияләрнең стратегик үсеше һәм камилләшүе мәсьәләләре турында фикер алыша. Форум сәнәгать һәм оборона компанияләре заказы буенча программалы продуктларны эшләүгә инвестицияләр җәлеп итү ысулларына, IT - мәгълүмати технологияләрне оборона сәнәгатендә куллануны көйләүче норматив-хокукый базадагы үзгәрешләргә, IT өлкәдә импортны алмаштыруга багышланган.
Николай Никифоров сәламләү чыгышында Иннополисны "нульдән төзелгән уникаль шәһәр" дип атады. "Мәгълүмати технологияләр өлкәсендә, теләсә нинди югары технологияләрдәге кебек үк, иң мөһиме кеше, белгеч, талант иясе санала, - диде федераль министр. Ул бүген кеше тормышында мәгълүмати технологияләрнең әһәмиятен ассызыклап: Россия Федерациясендә яшәүчеләрнең 58 проценты Интернеттан файдалана, яртысы мобиль интернет куллана", - диде.
Министр әйтүенчә, соңгы 3 елда гына да Интернеттан файдаланучылар саны 24 млн-га арткан, көненә 22 мең яңа кулланучы бөтендөнья пәрәвезенә тоташа. Николай Никифоров билгеләп үткәнчә, бу, үз чиратында, яңа мөмкинлекләр генә түгел, ә куркыныч та арта дигән сүз. "Илдә Интернет үтеп керүнең 10 процентка артуы тулаем төбәк продуктының 1-1,5 процентка үсешенә китерүе берничә мәртәбә дәлилләнде", - дип белдерде ул.
Николай Никифоров бүген Россиядә җепселле-оптик элемтә линияләренең иң зур төзелеше алып барылуын, бу проектка күләмле инвестицияләр кертелүен билгеләп үтте. "Моның максаты гади: без халкы 250 дән артык булган һәр торак пунктка тизлекле элемтә каналы барып җитүен телибез. Шул рәвешле, барлык халыкның 97 процентына Интернетта эшләү мөмкинлеге бирәчәкбез. Моңа нисбәтле тестә, киңкүләм мәгълүмати технологияләр турында сүз алып барганда, куркынычсызлык турында да уйламый кала алмыйбыз. Мәгълүмати куркынычсызлык илебезнең иминлеге алшартларының берсенә әйләнде. Без кешенең шәхси мәгълүматларының кагылсызлыгы хокуклары үтәлешендә ныклы төстә ышанган булырга тиешбез", - дип ассызыклады Николай Никифоров. Аның фикеренчә, Россия Федерациясе дөнья күләмендә IT өлкәсендәге технологияләрне куып җитүдә тизлекне күпкә арттырырга тиеш. "Иннополис" махсус икътисади зонасы мондый узышта тизлекне арттыру өчен аерылгысыз алшарт булып тора, дип саный ул.
“Өч ел элек биредә буш кыр иде, бүген инде формасы һәм эчтәлеге ягыннан да оешкан проект буларак кабул итәргә була”, - дип Михаил Бабич Рөстәм Миңнехановка “Иннополис” проектының зур темплар белән гамәлгә ашырылуы өчен рәхмәтен җиткерде.
Ул, бүгенге панель дискуссиянең темасына килгәндә, илебезнең мәгълүмати киңлеген саклау мәсьәләсе өстенлекле булуын билгеләп үтте. “Бу бурычны нинди вакыт кысаларында һәм нинди темплар белән хәл итә алуыбыз әһәмиятле”, - дип белдерде М. Бабич. Аның сүзләренә караганда, округта оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләре өчен тулысынча импортка бәйле булмаган мәгълүмати-технологик платформа булдыру буенча эшләнмәләр бар. Бабич хәзерге вакытта хакимият органнарының мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итүдә чаралар комплексының тормышка ашырылуын билгеләп узды.
Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларны биредә сәламләвенә ихлас шат булуын белдерде. Ул өч ел эчендә зур төзелеш эшләре башкарылып, бу мәйданда беренче тапкыр шундый җаваплы форум үткәрелүенә игътибарны юнәлтте. Татарстан лидеры Россия Хөкүмәтенә республикага карата шундый ышаныч өчен рәхмәт әйтте, аеруча шушы проектның идеологы булган Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоровка рәхмәтен ирештерде. “Өч ел эчендә бездәге бюрократия шартларында проектны җиренә җиткереп ахырына якынлаштыру, минемчә, бик кыйммәтле һәм зур хезмәт сорый”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов һәм алдагы көннәрдә Иннополисның тирә-ягы тагын да ямьләнәчәгенә ышандырды.
“Шушы шәһәрнең тормыш юлы мондый мөһим форумнан башлануы әһәмиятле. Бер ел элек Сергей Чемезов белән биредә “Ростех” тарафыннан шундый форум үткәрү карарына килгән идек”, - дип искәртте ул.
Рөстәм Миңнеханов “Иннополис” проектын уңышлы гына гамәлгә ашырып, санкцияләр шартларында читтән комачаулар булмавына һәм илебезнең тулысынча бәйсез булуына омтылуыбызны асызыклап үтте.
Сергей Чемезов конференциядә катнашучыларны “Ростех” корпорациясе исеменнән сәламләп, оборона-сәнәгать комплексы өчен форумның әһәмиятле булуын билгеләп узды. Чемезов мәгълүмати технологияләрнең тормышыбызга гаять тирән үтеп керүенә, төрле гаджетлардан актив куллануыбызга, әмма аларның чит илдә эшләнгән булуына игътибарны юнәлтте һәм якын киләчәктә үзебездә ясалган җайланмалардан файдалана алуыбызга өмет баглады. "Берничә елдан, Иннополис тулы куәтенә эшли башлагач, үзебезнең продукцияне күпләп җитештерә алуыбызны бик теләр идек", - диде ул.