Татарстан Республикасы Хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Махсус билгеләнүдәге милиция отряды хезмәткәрләренә яңа фатир ачкычларын тапшырды
2009 елның 22 декабре, сишәмбе
Бүген Татарстанда яшәүче милиция хезмәткәрләренең тагын 70 гаиләсе яңа фатир алдылар. Губкин урамында Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Махсус билгеләнүдәге милиция отряды (ОМОН) Административ-көнкүреш комплексының торак бүлеген тантаналы ачу узды.
Ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының Махсус берәмлекләр эшчәнлеге белән идарә итү үзәге башлыгы, милиция генерал-лейтенанты Владимир Горшуков, Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, шулай ук хәрби состав, аларның гаиләләре һәм Эчке эшләр бүлеге ветераннары катнашты.
“Авыр һәм киеренке 2009 ел республика өчен әһәмиятле вакыйгалар белән тәмамлана. Кичә без булачак Универсиаданың берьюлы 6 объектын ачтык, ә бүген исә без ОМОН хезмәткәрләре өчен бу искиткеч йортны ачабыз. Татарстан Һәм Казан, аерым алганда, чит ил делегацияләрен еш кына кабул итә, һәм мондый чараларда куркынычсызлык мәсьәләләре төп булып кала. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгына һәм ОМОН хезмәткәрләренә мин рәхмәтле. Яңа җирдә бәхет һәм уңайлылык сезгә!” – диде сәламләү чыгышында Рөстәм Миңнеханов.
Өй туе бәйрәменә буш кул белән килү гадәттә түгел, шуда күрә Премьер-министр Республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Республикасының ОМОН командирына йорт җиһазлары сатып алу өчен 1 миллион сумлык сертификат тапшырды.
Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Махсус бүлекчәләр эшчәнлеге белән идарә итү үзәге башлыгы, милиция генерал-лейтенанты Владимир Горшуков шуны билгеләп үтте: “Махсус билгеләнешле отрядлар – ул өмет отрядлары. Россиянең барлык гражданнарының имин тормышка өмете. Минем шуны әйтеп үтәсе килә: Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы Республика Хөкүмәте ягыннан игътибарсыз калмаган. Моның тагын бер дәлиле булып кулланылышка тапшырылган искиткеч йорт булып тора. Мин сезгә һәм якыннарыгызга уңышлар телим.”
Үз чиратында, Татарстан Республикасы эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, яңа урынга килгән бәхетле кешеләргә мөрәҗәгать итеп, шуны искәртеп куйды: “Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы стратегиясе һәрвакыт башта шартлар тудыру, аннары гына нәтиҗәләр таләп итү принцибы буенча үсеп торды. Махсус билгеләнүдәге отрядлар – ул милиция элитасы. Сез – яхшылардан иң яхшылары. Бәйрәм белән сезне!”
Тантаналы сүзләр әйтелеп беткәч, хөрмәтле кунаклар ОМОНның һәрбер хезмәткәренә яңа фатир ачкычын тапшырдылар һәм үзләре дә яңа йорт шартларына бәя бирделәр.
ОМОН базасының 6 катлы административ-көнкүреш корпусы тәзелеше 2002 елда башланган. Гомуми мәйдан 6000 кв. метр тәшкил итә. Беренче катта актлар залы, санитар бүлек, штаб, персонал бүлмәләре, тир урын алдылар. Икенче каттан алып алтынчыга кадәр йортның һәрбер катында 23 бер бүлмәле фатир урнашкан.
Шуны өстәп китәргә кирәк: 2 соңгы ел эчендә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан 5 торак йорты төзелгән, Татарстанда яшәүче милиция хезмәткәрләренең 688 гаиләсе шунда фатирлар алган.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин барысын да Россия һәм Беларусь халыкларының берләшүе көне белән котлады.
Искәртәбез, Россия һәм Беларусь халыкларының берләшү көне 2 апрельдә билгеләп үтелә.
«Россия һәм Белоруссия халыклары арасында тарихи урнашкан тыгыз элемтәләр мәдәниятләр, традицияләр һәм кыйммәтләр уртаклыгына, үзара хөрмәт һәм ярдәмгә нигезләнгән", - диелә котлау текстында.
Бүген «Казан Экспо» ХКҮ мәйданчыгында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды.
Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды. Төп тема - 2025 елда «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» Татарстан Республикасы дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2026 елга бурычлар турында.