Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Алексеевское поселогында «Алексеевские перезвоны» XIII колокол тавышлары фестиваленең ачылу тантанасында катнашты.
Алексеевск муниципаль районы үзәгенә килүгә, Рөстәм Миңнеханов Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәленә чәчәкләр салды.
Быел «Алексеевские перезвоны» фестивале ике юбилей көнгә туры килде: Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел тулу һәм изге князь Владимирның күккә ашуына 1000 ел тулу.
Катнашучыларны һәм тамашачыларны фестиваль ачылуы белән котлап, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, ел саен Татарстанга колокол тавышлары бәйрәменә күп санлы кунаклар һәм иҗат коллективлары килә. "Бу бик уңай бәйрәм һәм аның бездә узуы белән без горурланабыз”, - дип ассызыклады ул.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы өстәп әйткәнчә, Татарстан – күп милләтле республика, шуңа күрә төрле милләт вәкилләре бәйрәмнәре уздырыла. "Бүгенге чара – үз тамырларыңа, тарихыңа илтифатлы карау мисалы. Рус халкы өчен бу бик мөһим тантана һәм бүген без барыбыз да сезнең белән бергә шатланабыз”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Шуннан фестивальдә катнашучыларга Казан һәм Татарстан митрополиты Анастасий мөрәҗәгать итте. Ул Рөстәм Миңнехановка ярдәме һәм бөтен дин вәкилләренә дә күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде.
"Татарстан җире тарихи яктан төрле милләт вәкилләре белән бәйле. Биредә йөз еллар буена татарлар һәм руслар тату яши, - дип ассызыклады Анастасий. – Рөстәм Миңнехановка сәламәтлек һәм Ходай рәхмәте телисе килә, ул Россия дәүләте бердәмлеген, диннәребез бердәмлеген саклау белән бәйле планнар һәм максатларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә. Иң мөһиме – алдагы буыннар өчен әлеге рухи байлыкны саклап калуыбыз”.
Быел православиелеләр изге князь Владимирның күккә ашуына 1000 ел тулуны бәйрәм итәләр, дип өстәде ул. Митрополит сүзләренчә, республикада әлеге көнгә багышланган дистәләгән чаралар уздырылды. Ә бәйрәмнең Татарстанда төп чарасы Патриарх Кирилл визиты һәм князь Владимирның изге дип саналган мәет калдыкларын август аенда алып килү булачак.
Шуннан Алексеевское поселогына бөтен Россиядән килгән фольклор бию һәм җыр ансамбльләре чыгышы булды.