Рөстәм Миңнеханов яңадан «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы рәисе итеп сайланды

2015 елның 1 июне, дүшәмбе

Бүген Казанда «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ акционерларының еллык җыелышы узды.

26 кеше составында яңа Директорлар советы сайланды (элек 24 кеше иде).

Аңа түбәндәге дәүләт җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре керде: Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Равиль Зарипов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ренат Сабиров, нефть сәнәгате буенча Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Шәфәгать Тәһаветдинов, нефть һәм нефть-газ ятмаларын эшкәртү буенча Татарстан Республикасы Президенты консультанты Ренат Мөслимов, нефть-газ комплексы мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Премьер-министры ярдәмчесе Алмаз Галиев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина.

Директорлар советы әгъзалары шулай ук республика компанияләре җитәкчеләре булды, шул исәптән: «Связьинвестнефтехим» ААҖ дәүләт холдингы генераль директоры Валерий Сорокин, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Наил Маһанов, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов һәм аның беренче урынбасары Владимир Бусыгин, «Казаньоргсинтез» ААҖ генераль директоры Фәрит Миңнегулов, «Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев, «Татнефтепродукт» ААҖ генераль директоры Рөстәм Сабиров, «Сетевая компания» ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин, «Ак Барс» банк идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев, «Нэфис Косметикс» ААҖ генераль директоры Роман Пивков, «Нижнекамскнефтехим» ААҖ генераль директоры Азат Бикмурзин, «ТАНЕКО» ААҖ идарәсе рәисе һәм генераль директоры Леонид Алёхин, «Иннополис» махсус икътисадый зонасы» ААҖ генераль директоры Игорь Носов, «Химград» ААҖ Директорлар советы рәисе Альберт Кәримов, «Татэнергосбыт» ААҖ директоры Рифнур Сөләйманов, «Генерирующая компания» генераль директоры Рәүзил Хаҗиев.

Аудитор итеп яңадан «ФЭБ-Аудит» сайланды.

«Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советы рәисе итеп яңадан Рөстәм Миңнеханов сайланды.

Рафинат Яруллин «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры итеп расланды.

Рөстәм Миңнеханов «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин эшчәнлеген уңай бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International