Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Минтимер Шәймиев Болгар һәм Зөя турында рәсем һәм инша конкурсы җиңүчеләрен бүләкләде
2015 елның 1 июне, дүшәмбе
Бүген, Балаларны яклау көнендә, ТР Дәүләт Киңәшчесе, “Яңарыш” Республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар һәм Зөя утрау-шәһәре турында рәсем һәм инша конкурсы җиңүчеләре һәм призерларын бүләкләде. Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә узды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Яңарыш” Республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Казан Кремленең Вәкиллекле корпусы фойесында Болгар һәм Зөягә багышланган республика конкурсында беренче урыннарны алган рәсем һәм инша күргәзмәсе оештырылган. Минтимер Шәймиев зур кызыксыну белән күргәзмәне карап чыкты, шулай ук Татарстанның төрле сәнгать мәктәпләреннән булган иң яхшы рәсем авторлары белән аралашты.
Аннан соң конкурс җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы башланды. Минтимер Шәймиев кереш сүзен чарада катнашучыларны Балаларны яклау көне белән тәбрикләүдән башлады. “Барыгызны да шушы искиткеч бәйрәм белән тәбриклим. Ул безнең киләчәгебезне һәм тормышыбыздагы иң кадерлеләребезне яклауга багышланган”, - диде Минтимер Шәймиев. Дәүләт Киңәшчесе ата-аналар һәрвакыт балаларын һәм туган йортны сакларга тиешлеген, моның табигый күренеш булуын билгеләп үтте. “Дәүләт тә, теләсә нинди җәмгыять тә бар чорда моңа зур игътибар юнәлткән. Кешеләр төрле дәверләрдә гомер кичергән һәм үсеш процессында котылгысыз булган үзгәрешләр шартларында яшәвен дәвам иттерә. Эволюция барышында без кабатланмас юл үтәбез һәм кардәшлек нигезләрен салабыз, хәзерге буын өчен яңа мөмкинлекләр ачабыз, гомер шулай дәвам итә һәм аның матурлыгы да шунда”, - диде М. Шәймиев. Ул балачак хатирәләрен яңартып, кечкенә чагында үз әнисенең төп куанычының берсе балаларның һәммәсен дә туйганчы ашату булуын искә алды. Безнең заманда, бәхеткә, балаларны тукландыру проблемасы юк, дип өстәде М. Шәймиев.
Иң мөһиме, аның әйтүенчә, яшь буынның үз-үзен күрсәтергә, табигатьтән бирелгән белән файдаланырга мөмкинлеге бар, ә олыларның бурычы – шушы талантларны ачу. “Талант ачылмый калу – иң зур бәхетсезлек ул, үзеңнең нигә сәләтле булуыңны белмәү, әгәр шушы сәләтләрне ачсаң, күңел дә сөенә бит, кеше дә үзеннән канәгать кала, ахыр чиктә, бу язмыштагы зур уңыш”, - дип уртаклашты фикерләре белән М. Шәймиев.
Ул конкурста тәкъдим ителгән эшләргә югары бәя бирде. М. Шәймиев Болгар һәм Зөягә багышланган иншалар белән шәхсән танышканы турында белдереп, аларны уникаль дип атады. “Бу эшләр балаларыбыз өчен горурлык хисләре уята – шундый эчтәлекле иншалар, - диде ул. – Алга таба да моның белән шөгыльләнергә кирәк, без җәмгыятькә бу бәйге белән беренче сигнал бирдек, ул бит беренче мәртәбә уздырыла”.
Минтимер Шәймиев ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, республика Хөкүмәте исеменнән конкурсны оештыручыларга рәхмәтен җиткерде һәм балаларны конкурста җиңүләре белән котлап, аларны шушы бәйгенең беренче карлыгачлары дип атады. Ул Болгар һәм Зөянең бай тарихка ия булуын һәм туристлар өчен тагын да игътибарга лаеклы була баруын билгеләп үтте. Соңгы елларның казанышы булып Болгарны ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертү булды. Бүген, шулай ук, Чистай, Алабуга, Тәтеш шәһәрләренең актив үсеше алып барыла, анда шулай ук республика халкына һәм кунакларына карардай урыннар күп. “Гомум күтәрелеш бара, үзебезнең рухилык алуыбыз мөһим, моңарчы күп буыннар өчен ябык булган өлкәләр, мөмкинлекләр барлыккка килә, ә сезнең шундый мөмкинлегегез бар”, - дип мөрәҗәгать итте җиңүчеләргә Минтимер Шәймиев. Чыгышының азагында ул Татарстанда Болгар һәм Зөяне яңадан торгызу буенча эшләрнең күңел биреп һәм күңел өчен эшләнүен ассызыклады.
Алга таба республикакүләм конкурс җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасы булды. Минтимер Шәймиев җиңүчеләрнең укытучыларына бүләккә Рәхмәт хатлары һәм китаплар, ә Энгель Фәттахов укучыларга дипломнар һәм электрон китаплар тапшырды.
Бүләкләү Казан, Болгар, Зөя, Алабуга турында видеороликлар белән үрелеп барды. М. Шәймиев, шулай ук, “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проектының 5 җиңүчесенә һәм аларның әти-әниләренә истәлеккә китаплар тапшырды. Конкурста иң яхшылары исеменә лаек булган рәсемнәр тантаналы төстә Болгар һәм Зөя музей-тыюлыклары директорларына тапшырылган. Чара балалар катнашында концерт программасы һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
Борынгы Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәре турында рәсемнәргә республикакүләм бәйге 2015 нче ел башыннан уздырылды. Бәйгегә барлыгы Татарстанның 37 җирлегеннән гомуми белем бирү, балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләрендә, балалар сәнгать мәктәпләрендә укучылардан 321 эш тапшырылган, шул исәптән республиканың 35 муниципаль районыннан. Моннан тыш, бәйгегә Татарстанның төрле районнарыннан урта һөнәри белем бирү оешмалары студентларыннан 28 эш тәкъдим ителгән. Иншалар конкурсына 39 муниципаль берәмлектән 186 эш тапшырылган.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз