Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы Рөстәм Миңнеханов туры эфирда тамашачылар сорауларына җавап бирде
2009 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Эфир” телеканалы студиясендә республика һәм Казан халкы сорауларына җавап бирде.
Тапшыру туры эфирда барды.
Аерым алганда, тамашачыларны күпфатирлы йортларга капиталь ремонт ясау мәсьәләләре, бигрәк тә, аның сыйфаты кызыксындырды. 2010 елда республикада капиталь ремонт программасы дәвам ителәчәк.
Татарстан Республикасы Премьер-министры 2010 елдан капиталь ремонт ясау өчен кертелә торган түләү (бер кв.метр мәйданнан 5 сум) максатчан булачагын, һәм аның тотылуы җитди рәвештә контрольдә тотылачагын вәгъдә итте.
“Муниципалитетлар киләсе елда капиталь ремонт ясауга үз гаризаларын инде тапшырдылар, - дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов. – Шунысы мөһим: йортларның капиталь ремонт сыйфаты без куйган көчкә туры килергә тиеш.”
Тамашачылар биргән сорауларның алдагы сериясе коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар артуына кагыла иде. Аерым алганда, 2010 елдан федераль нормативлар буенча каты көнкүреш калдыкларын (ТБО) чыгару һәм лифтлар өчен түләү кешедән (фатирда теркәлгәне) түгел, ә квадрат метрдан алыначак.
2009 елны Татарстанда Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы буларак үткәрү нәтиҗәләре турында сорауларга җавап биреп, Татарстан Республикасы Премьер-министры шул турыда хәбәр итте: Казан Россиянең спорт каласы дип аталырга тулы хокуклы һәм 2013 елгы җәйге Универсиада үткәрү урыны булып сайланды. Аның сүзләренә караганда, 2009 елда 2013 елгы Универсиада объектларында якынча 11 млрд. сум үзләштерелде, киләсе елда якынча 10 млрд. сум үзләштерү күздә тотыла.
Барлык әлеге акчалар – республика икътисадына, эш урыннарына кертем, халыкның сәламәт яшәү рәвешенә кертем, дип әйтте ул.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы күп позицияләр буенча Россиядә яхшылардан санала, күбесе монда башка урыннардан даими яшәү өчен килергә телиләр, дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов республиканың барлык халкына киләсе яңа елның уңай эмоцияләр һәм уңай нәтиҗәләр китерүен теләп калды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз