Рөстәм Миңнеханов Чаллы һәм ТР Кама арты төбәге эшкуарлары белән очрашты

2015 елның 3 июне, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында Чаллы шәһәре һәм Татарстан Республикасының Кама арты төбәге эшкуарлары белән очрашты.  Очрашу Чаллы ИТ-паркында узды.

Анда шулай ук ТР Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Тимур Нагуманов, Чаллы шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев, республика министрлыклары һәм ведомстовлары җитәкчеләре, ТР муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм Татарстан бизнес җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген Татарстан Республикасында эре бизнес белән багланышлар механизмы эшләнгән, ә менә кече һәм урта бизнес секторы турында болай әйтеп булмый. “Кече һәм урта бизнеска килгәндә, игътибар җитеп бетми: республика җитәкчелеге ягыннан гына түгел, ә районнар башлыклары ягыннан да игътибар җитми”, - дип белдерде ул.

Татарстан Республикасы  Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы сүзләренчә, Татарстанның хәзерге тарихына 25 ел. “Шул вакыт дәвамында без берничә икътисадый кризисны үттек, һәр кризис безне артка чигендерде”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, бүген кече һәм урта бизнеска ярдәм итү өчен федераль һәм республика дәрәҗәсендә дә күбесе эшләнә.

Беренче сорауны комуналь челтәрләрне төзекләндерү белән шөгыльләнүче Түбән Кама эшкуары бирде. Ул “Лизинг-грант” программасы буенча ярдәмгә дәгъва итүчеләр исемлеген киңәйтүне үтенде.  Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, бүген республикада ТКХ һәм төзелеш өлкәләренә аеруча игътибар бирелә. Ул Түбән Кама эшкуары мөрәҗәгатен карарга һәм махсус техниканы льготалы бәяләр буенча сатып алырга ярдәм итүне йөкләде.

Кече клининг компаниясе хуҗасы медицина оешмаларында хезмәт күрсәтү тендерларын бары эре клининг компанияләре җиңгәненә зарланды. ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы  моңа әлеге оешмалар медицина оешмаларының 100 процентлы чисталыгын тәэмин иткәнне һәм ышанырлык партнерлар икәнлеген билгеләде. "Әгәр дә сез аларга конкурентлыкны, тиешле дәрәҗәдә бәяләрне һәм сыйфатны тәэмин итә алсагыз, без кече эшкуарлар да катнашырлык мохит булдырырбыз”, - дип белдерде ул.

Киләсе сорау республика бюджет учреждениеләрен ит белән тәэмин итүче эшкуардан яңгырады. Аның сүзләренчә, әлеге оешмалар белән контрактлар озак вакытка теркәлә. Әмма ит бәясе артып тора, ә мәктәп һәм хастаханәләргә итне контрактта каралган бәя буенча китерәсе була. Бизнесмен документ срогын 3 айга хәтле кыскартырга тәкъдим итте, бу вакытында бәяләрне төзәтергә мөмкинлек бирәчәк. “Сез аңларга тиеш: әлеге учреждениеләр билгеле бер бюджет кабул итәләр, аларның тиененә хәтле барысы да саналган. Сатып алулар бәяләрен төзәтү өчен аларның запаслары юк. Әмма мин барыбер сезне ишеттем, соравыгыз каралачак", - дип әйтте Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Чаллыдан эшкуар ханым инвалидларны эш белән тәэмин итү мәсьәләсенә кагылды. Аның сүзләренчә, бүген эшкуарлар мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне үзләренә эшкә алырга теләмиләр. Андый эш бирүчеләргә махсус льготалар бар, ләкин аларны алу авыр. "Бәлки алайса муниципаль хакимият башкача ярдәм итәчәк? Бездә инвалид төзелеп килүче йортның икенче катында эшли һәм аңа анда баскычтан менүе җиңел түгел.  Кечкенә генә төзелеш краны булса, бу мәсьәләне хәл итә алыр идек", - дип әйтте ул. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, шәһәр җитәкчелеге үзе инвалидларның эш белән тәэмин ителү яклы булырга тиеш. “Без аларны максималь рәвештә эшкә тартырга тиеш. Алар бит акча гына эшләп калмый, алар җәмгыятькә кушылалар. Бу бик мөһим. Андый эшкуарларга ярдәм итәргә кирәк. Без бу мәсьәләне башкарырбыз”, - дип әйтте ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Фермерлар Кама артында эре сәүдә челтәрләре җитәкчеләре белән әңгәмә кору мәйданчыгын булдыруны сорадылар. Рөстәм Миңнеханов әлеге идеяне хуплады һәм КФХ җитәкчеләре продукцияләрен сата алырлык башка сәүдә нокталары булганын искәртте: Агропромпарк һәм Яңа Тура технополисы.

Баулы эшкуары районда бизнес-сектор белән багланышлар өчен махсус орган булмавына дәгвалады. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы билгеләгәнчә, кече һәм урта бизнес белән эшләүче структуралар һәр муниципаль берәмлектә булыпга тиеш. Районнарда әлеге функцияне башкарма комитет җитәкчесенең эшкуарлар белән багланышлар буенча урынбасар башкарырга тиеш, дип өстәде ул. "Бу яктан Төркия тәҗрибәсе бик көчле. Аларда төрле ассоциацияләр күп. Һәр эшкуар аның ихтыяҗларын яклаучы теге яисә бу ассоциация составында булырга тиеш", - дип хәбәр итте ул.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов бизнес секторның салым инспекциясе белән эшләү, импортны алыштыру, җир мөнәсәбәтләре мәсьәләләре турында сөйләште.

Ахырда Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы ассызыклаганча, кече һәм урта бизнес вәкилләре хокуклары бозылу турында дәшми калмаска тиешләр. “Шикаять безнең өчен бүләк кебек. Мин кайвакыт андый материалларны укыйм, һәм тикшерә башласаң, дөрес булып чыга. Бу сиңа җитешсез урыныңны күрсәтә”, - дип әйтте Рөстәм Миңнеханов. Ул билгеләгәнчә, җитешсезлекләр эшкуарларда да бар һәм алар да үзләренә тәнкыйть белән карарга тиеш.

"Без илебез, халкыбыз иминлегенә хезмәт итәбез. Булган законнар буенча эшләргә тиешбез. Безнең арада дөрес һәм аңлаешлы мөнәсәбәтләр булу зарури. Аралашырга мөмкинлегебез булса, без тиз һәм нәтиҗәле рәвештә булган мәсьәләләрне хәл итә алачакбыз”, - дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International