Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Илдар Халиков: “Җылылык җибәрү һәм ягу сезонында яхшы динамика сакланыр дип өметләнәм”
2015 елның 4 июне, пәнҗешәмбе
Халыктан шикаятьләр саны кимү, Татарстанда ягу сезонына кагылышлы үткәрелгән эшләрнең күрсәткече булып тора. Бу хакта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков бүген ТР Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында “2014/2015 елларның ягу сезонында ТР җылыту-энергетика һәм торак-коммуналь комплекс эшләрен оештыру нәтиҗәләре һәм 2015/2016 еллар ягу чорына нәтиҗәле әзерлек буенча бурычлар турында” гы темага багышланган утырышта белдерде.
“Халыктан килгән шикаятьләр саны кимү, башкарылган эшләрнең күрсәткече булып тора. Бу - эшнең тотрыклылыгы, шулай ук мөрәҗәгатьләр һәм шикаятьләр булганчы, оператив эшләү нәтиҗәсе”, - дип билгеләп үтте И. Халиков.
“Ягу сезоны башланганчы, газлаштыру фонды җылыту системасына 4 781 фатирны күчергән, 16 блоклы модуль котельнялар урнаштырылган”, - дип билгеләп үтте И. Халиков, шулай ук бу өлкәдә игътибар үзәгенә алырга тиешле мәсьәләләр дә күп булуын искәртте.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Алексей Фролов төп доклад белән чыгыш ясады. Ул 2014 елда ягу сезоны 16 сентябрьдә башланды һәм 12 майга кадәр дәвам итте, дип белдерде. Узган сезонның ягу чоры башында торак фондны җылыту системасы әзерлеге 95 процент, ә социаль өлкә һәм инженер инфраструктурасы объектлары әзерлеге 100 процент тәшкил иткән.
Россия Экология, технология һәм атом күзәтчелеге федераль хезмәтенең Идел буе идарәсе җитәкчесе Борис Петров белдергәнчә, узган ел җитди проблемалар тумаган. Шулай да ягу сезонына әзерлек һәм тәэмин ителеш гади булмаган. “Узган ел белән чагыштырганда, төп энергетика субъектларында һәлакәтләр саны арткан. Модернизация чаралары үткәрелүгә карамастан, җиһазлар тузган һәм бу, беренче чиратта, «Уруссинской ГРЭС» компаниясенә кагыла”, – дип белдерде ул.
«Газпром межрегионгаз Казань» ЯАҖ генераль директоры урынбасары Камил Абдуллин белдергәнчә, 2014-2015 елда җылыту чоры тулысынча газ белән тәэмин ителде, кышын социаль предприятиеләрне җылытудан туктату очраклары булмады.
И. Халиков ягу сезонында яхшы эшләгән район башлыкларына рәхмәт белдерде. “Бездә газ өчен бурыч артуы күзәтелмәгән, кайбер районнар буенча бурычлар кимегән дә”, - диде ул.
ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, бүген мәгариф объектларын ягу сезонына әзерләү буенча эшләр җайга салынган, дип белдерде. Аның сүзләренчә, ягу сезонына әзерлек агымдагы елның 1 сентябренә кадәр тәмамланырга тиеш.
Илдар Халиков киңәшмәгә нәтиҗә ясап, ягу сезонына әзерлек – эшнең мөһим этабы, дип белдерде. “Соңгы ике елдагы җылылык җибәрү һәм ягу сезонында яхшы динамика сакланыр дип өметләнәм”, - диде ТР Хөкүмәте башлыгы.
“Татар-информ” МА
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
10
март, 2026 ел
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия венчур форумы-2026га әзерлек һәм аны үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнашты
Бүген 2026 елның 8-10 апрелендә Казанда узачак 20 нче, юбилей, Россия венчур форумына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының өченче утырышы булды. Чара Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков рәислегендә узды. Оештыру комитеты утырышында видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры, форумны оештыру комитеты рәистәше Алексей Песошин, ТР Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Дамир Галиев һәм федераль һәм төбәк ведомстволары, үсеш институтлары һәм партнерлык оешмалары вәкилләре катнашты.
Илебезнең MAX мессенджерыннан Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана
2026 елның мартына булган мәгълүматларга караганда, MAX илебез мессенджеры белән Татарстанда яшәүче 1,5 миллионга якын кеше файдалана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин хәбәр итте.
5
март, 2026 ел
Алексей Песошин «Ел хатын-кызы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында катнашты. Чара «Корстон» КСККда узды.
4
март, 2026 ел
Брифингта җир законнарындагы үзгәрешләр турында сөйләделәр: халык һәм бизнес өчен нәрсә үзгәрәчәк
2026 елның 1 мартыннан Россиядә җир законнарындагы үзгәрешләр үз көченә керде. Алар кишәрлекләр хуҗалары өчен кайбер процедураларны гадиләштерә, шул исәптән җирдән файдалану мөмкинлекләрен киңәйтә һәм кишәрлекләрнең категориясен алмаштыру кагыйдәләрен үзгәртә. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта нинди яңалыклар барлыкка килүен сөйләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз