Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин: армиядә хезмәткә яраклылык күрсәткече 1% ка артты һәм 73,6% тәшкил итте
2009 елның 26 декабре, шимбә
2009 елда Татарстан Республикасында хезмәт итүгә 13 мең, 2008 елда – 9,5 меңнән бераз гына артык, 2007 елда – 7,5 меңгә якын граждан чакырылган һәм гаскәрләргә озатылган. Бу турыда Татарстан Республикасының хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышында Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте. Утырыш республиканың барлык муниципаль районнарын тоташтырып, видеоконференцэлемтә режимында узды, аны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов үткәрде.
Сергей Погодин сүзләренә караганда, быел гражданнарны хәрби хезмәткә чакыру нормасы сизелерлек арткан. Мисалга, 2007 ел белән чагыштырганда 1,7 тапкыр арту, 2008 ел белән чагыштырганда 1,4 тапкыр арту булды.
Хәрби хезмәткә чакыру комиссияләренә 32022 граждан чакырылган, чакыру буенча 99,4% граждан килгән. Хәрби хезмәткә 6 мең кеше, шул исәптән хәрби белгечлекләр буенча өйрәтелгән 2343 кеше җибәрелгән.
2009 елда вуз тәмамлаган 6099 студент арасыннан хәрби хезмәткә 3109 кеше (чыгарылыштан 51%) җибәрергә карар кабул ителгән, алар арасында 1192 кеше (чыгарылыштан 19,5%) - 2009 елның көзендә.
Хәрби хезмәткә югары һөнәри белемле гражданнарны әзерләп җибәүргә иң зур өлешне Яр Чаллы (258 кеше), Казан (230 кеше) һ.б. керттеләр.
2009 елда ссуз тәмамлаган 4315 кеше арасыннан хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе 4071 кешене (чыгарылыштан 94,3%) хәрби хезмәткә чакырырга һәм озатырга карар чыгарган, алар арасыннан 2124 кеше - 2009 елның көзендә (чыгарылыштан 49,2 %). Соңгы биш елда республикада РКБга тикшеренүгә җибәрелүче гражданнар саны дүрт тапкырга арткан. 2009 елда әлеге сан 9 мең кешегә җиткән. Хәрби хезмәткә яраклылык 1% ка артты һәм 73,6% тәшкил итте, дип хәбәр итте Сергей Погодин.
Шул ук вакытта 675 кеше хәрби хезмәткә чакыру пунктыннан турыдан-туры өстәмә медицина тикшеренүенә юнәлтелде, дип белдерде ул, бу урыннарда эшнең эффектив алып барылмавын дәлилли. Өстәмә медицина тикшеренүенә җибәрелүчеләр - Зәй, Тукай, Спас муниципаль районнарыннан, һәм Казанның Яңа Савин районыннан.
Хәрби хезмәткә чакырылудан 2009 елның көзендә 198 граждан качып йөргән, аларның күпчелеге хәрби хезмәткә яраклы.
Моннан тыш, 751 чакырылучы көзге хәрби хезмәткә чакыру барышында административ җаваплылыкка тартылган.
Татарстан Республикасының хәрби комиссары 6 июльдән 25 октябрьгә кадәр өлкәнрәк яшьтәге гражданнарга хәрби хезмәткә чакыру мөрәҗәгате белән 7569 хат таратылды, дип хәбәр итте. 2009 елда 11 хәрби-исәпкә алу белгечлекләре буенча республикада 4865 кеше хәзерлек үткән, план башкарылган (башка еллар белән чагыштырганда – ике тапкыр артык). 2009 елның октябрь аеннан инде 20 хәрби-исәпкә алу белгечлеге буенча хәзерлек алып бару башланган. Республика гражданнарны хәрби хезмәткә иң яхшы әзерлек алып бару буенча федераль конкурста катнашырга әзерләнә. 2010 елда конкурсны үткәрү буенча Арча, Лениногорск, Норлат, Бөгелмә һәм Казан шәһәренең Совет районы тәкъдим ителәчәк.
Эчке эшләр исәбендә торучы хәрби хезмәткә чакырылу яшендәге гражданнар белән эшләү турында Татарсан Республикасы буенча эчке эшләр министры урынбасары – җәмгыять куркынычсызлыгы милициясе башлыгы Евгений Дәүләтшин хәбәр итте.
Утырышка нәтиҗәләр ясап Равил Моратов хәрби хезмәткә чакырылучыларның электрон паспортларын гамәлгә кертүне тәмамлау, шулай ук 2010 елның язында хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле гражданнарның исемлеген булдыру буенча эшне дәвам итү кирәклеген искә төшерде. Аларның күпчелеге вузларны һәм ссузларны тәмамлаучылар булыр дип көтелә.
Равил Моратов шулай ук Россия Федерациясе Оборона министрлыгының мактау билгеләрен тапшырды һәм кайбер дәүләт хезмәткәрләренә чираттагы хәрби исемнәрне бирү турында карарларны укып китте.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
18
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин: Безнең республикада территорияләрне үстерүгә һәм җирле үзидарәне камилләштерүгә зур игътибар бирелә
Бүген Казанда «Корстон» КСККда Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы чара узды. Тантанада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, РФ Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «ТР Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм республиканың җирле үзидарә вәкилләре катнашты.
16
апрель, 2026 ел
Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР Хөкүмәт комиссиясе: 2026 елның өч аенда Татарстанда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Татарстан Республикасында 2026 елның өч аенда 543 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 63 кеше һәлак булган һәм 677 кеше җәрәһәт алган. Мондый мәгълүматлар бүген Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан Республикасы Хөкүмәт комиссиясе утырышында хәбәр ителде.
ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын раслаулары турында сөйләделәр
Татарстанда 2030 елга кадәр ясалма акылны үстерү программасын расладылар. Бишьеллыкка финанслауның гомуми күләме - 5 млрд сум. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин сөйләде.
15
апрель, 2026 ел
Алексей Песошин ТР Дәүләт Советы утырышында Татарстан Министрлар Кабинетының 2025 ел нәтиҗәләре буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2025 ел йомгаклары буенча эшчәнлеге турында хисап белән чыгыш ясады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз