Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Рус теле көненә багышланган тантаналар кысаларында, бөек рус шагыйре Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды. Бәйрәм БМО тарафыннан 2010 нчы елда гамәлгә куелып, А. Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелә.
Россиядә рус телен бәйрәм итү, РФ Президенты Указы нигезендә, 2011 нче елның 6 июненнән гамәлгә кертелгән. Казанда Рус теле көне хөрмәтенә М. Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм театр янындагы А. Пушкин һәйкәле янында шигъри митинг узды.
Чарага җыелган халык алдында сәламләү сүзләре белән ТР мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова, Татарстан халыклары ассамблеясе советы рәисе урынбасары Ирина Александровская, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, ТР Язучылар берлегенең рус әдәбияты һәм әдәби тәрҗемә секциясе җитәкчесе Лилия Газизова һәм башкалар чыгыш ясады. Татарстанның мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре – В.Васильев, А.Кашина, Б.Вайнер, О.Левадная, М.Тузов, Н.Ахунова һәм башкалар җырлар һәм шигырьләр башкарды. Аннан соң Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов катнашында А. С. Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы булды. Республика лидеры катнашында тантаналы чара М. Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм театрында дәвам итте.