Казанга Абхазия Республикасы Премьер-министры Артур Миквабия килде

2015 елның 11 июне, пәнҗешәмбе
Абхазия Республикасы Премьер-министры Артур Миквабия бүген Казанга килде. Аны “Казан” халыкара аэропортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков каршы алды.
Бүген Артур Миквабия ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән киләчәктәге хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алышу өчен очраша.

Иртәгә, 2015 елның 12 июнендә, Абхазия Республикасы Премьер-министры Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашырга планлаштыра.

Шулай ук Артур Миквабия КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институтында һәм “Медицина фәннәре үзәге” («Эйдос») медицина стимуляторлары төбәк инжиниринг үзәгендә булачак. Аннары IT-паркка һәм «Химград» технопаркына барачак.

Ә шимбә көнне, 2015 елның 13 июнендә, Артур Миквабия Чаллы шәһәрендә Сабантуй бәйрәмендә катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International