Татарстанда мотор ягулыклары сыйфатын тикшерү нәтиҗәләре буенча 91 тәңгәл килмәү очрагы ачыкланды

2010 елның 5 гыйнвары, сишәмбе
Татарстан Республикасында мотор ягулыклары сыйфатын тикшерү нәтиҗәләре буенча 91 тәңгәл килмәү очрагы табылды. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында үткәрелгән брифингта “Татарстан Республикасында ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану һәм сыйфатын тәэмин итү идарәсе” дәүләт учреждениесе башлыгы Роберт Гыйләҗиев хәбәр итте.
Гомумән, 2009 елда мотор ягулыгыннан 2865 проба алынган һәм тикшерелгән (91 тәңгәл килмәү очрагы – ул пробаларның тулаем санынан 3,2 %).
Гыйләҗиев әфәнде хәбәр иткәнчә, 2008 елда республикада 3164 проба алынган һәм тикшерелгән булган (101 тәңгәл килмәү очрагы ачыкланган).
Шуны әйтеп узабыз: 2009 елның 1 нче декабреннән алып 31 нче декабренә кадәр республикада мотор ягулыклары сыйфатын тикшерү айлыгы үткәрелде. Шул вакыт дәвамында “кайнар линия” телефоннарына 11 шикаять килде (1 очрак дөреслеге расланды). Чагыштыру өчен: 2008 елда “кайнар линия”гә ягулык сыйфаты буенча 72 шикаять килгән.
Алга таба Роберт Гыйләҗиев шуны хәбәр итте: мотор ягулыклары сыйфатын тикшерү айлыгы барышында 377 автозаправка станцияләре (АЗС) һәм 6 нефть базасы, ягъни бүгенге көндә Татарстанда эшли торган барлык АЗСларның 53 % ы тикшерелде.
Гыйләҗиев әфәнде сүзләренә караганда, Татарстанда, тулаем алганда, 725 АЗС эшли (алар арасыннан 114 АЗС тикшерү вакытында эшләрен туктатып торды).
Конкрет тикшерүләр турында сорауларга җавап биреп, Роберт Гыйләҗиев шуны хәбәр итте: пробалар “Татнефть” (397 проба, алар арасыннан 5 тәңгәл килмәү очрагы), “Татнефтепродукт” (538 проба, алар арасыннан 7 тәңгәл килмәү очрагы), ведомство (243 проба, алар арасыннан 14 тәңгәл килмәү очрагы), индивидуаль эшмәкәрләр (1569 проба, алар арасыннан 54 тәңгәл килмәү очрагы), “Автодорстрой” (118 проба, алар арасыннан 11 тәңгәл килмәү очрагы) АЗСларыннан алынды.
Тәңгәл килмәү очракларының иң күп саны дизель ягулыгына туры килә, дип аңлатты Роберт Гыйләҗиев.
Тоныклану температурасы, кату температурасы, фильтрлану температурасы һ.б. тәңгәл килмәү кебек бозу очраклары киң таралган.
Бензин сыйфаты өчен хас булган бозу очраклары арасында порцион состав, күкерт күләме һ.б. кебек очраклар киң таралган.
Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча түбәндәге чаралар билгеләнде: 26 очрак буенча бозуларны төзәтү, 8 очрак буенча административ җаваплылык тәкъдимнәре чыгарылды, 9 очракта административ җаваплылык буенча эшләр ачылды һәм бер эш судка тапшырылды.
Татарстан Республикасы Эчке эшләр Министрлыгының Икътисади җинаятьләр белән көрәшү идарәсе башлыгы урынбасары Рөстәм Кадыйров үз ведомствосының да мотор ягулыгы сыйфатын тикшерүдә катнашуын хәбәр итте. Шулай итеп, Икътисади җинаятьләр белән көрәшү идарәсе белгечләре тарафыннан 322 АЗС, 8 нефть базасы, 4 нефть эшкәртү заводы тикшерелде. Тикшерү нәтиҗәләре буенча 61 административ беркетмә чыгарылды (аерым алганда, АЗСларның эшмәкәрлек эшчәнлеген алып бару хакы юк иде, икенче очракта – мотор майлары һәм пыяла чистарту сыеклыклары сыйфат сертификатыннан башка сатылалар иде). Моннан тыш, Рөстәм Кадыйров 12 җинаять эше кузгатылуын билгеләп үтте.
Массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре сорауларына җавап биреп, “Татарстан Республикасында ягулык-энергетика ресурсларын рациональ файдалану һәм сыйфатын тәэмин итү идарәсе” дәүләт учреждениесе башлыгы Роберт Гыйләҗиев республикада мотор ягулыклары базарында 72 субъектның (АЗС) ирекле сертификацияләү үтүләрен хәбәр итте. Роберт Гыйләҗиев сүзләренә караганда, нигездә, ул – “Татанефть” ААҖ АЗСлары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International