Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Идел елгасы яры буйларын йөреп чыкты. Аны Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман һәм башкалар озата йөрде.
Сәфәр Казан елга вокзалының үзәк бинасы яныннан башланды. 2013 елда Универсиада алдыннан елга порты иминлек мәнфәгатьләрендә берничә рәт тимер койма белән уратып алынган булган, махсус уздыру пунктлары корылган. Рөстәм Миңнехановка хәбәр ителгәнчә, коймалар яр буен ямьсезләтә һәм кешеләр өчен кыенлыклар тудыра. Аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова елга яры буйлап җәяүлеләр йөрү зонасын ачарга тәкъдим итте. Рөстәм Миңнеханов, иминлеккә зыян китермичә генә, яр буена керү өчен берничә урынны ачарга мөмкин, диде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Идел ярының бу урыны – Казандагы иң матур урыннарның берсе. Әлеге территорияне төзекләндерергә кирәк, диде ул һәм Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталья Фишманга Казан шәһәре Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе белән берлектә елга портыннан алып Локомотив ярымутравына кадәр араны төзекләндерү проектын әзерләргә кушты. Моннан тыш, республика Прокуратурасына яр буе полосасында биналар төзүнең законлылыгын тикшерергә йөкләде.
Татарстан Республикасы Җилкән спорты федерациясе вәкилләре Рөстәм Миңнехановка Казан яхта клубын кору проектын тәкъдир иттеләр. Рөстәм Миңнеханов бу тәкъдимне хуплады.
Аннары сәфәрдә катнашучылар Локомотив ярымутравындагы җилкән спорты үзәген карадылар. Шуннан соң янәшәдәге Прилуцкий храмына кереп чыктылар. Әлеге корылма республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты булып санала һәм аны ремонтларга кирәк. Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы әлеге мәсьәләне җентекләп карарга һәм әзерләргә кушты.
Соңгы пункт Сәид-Галиев урамындагы 5 нче йорт булды. Рөстәм Миңнеханов әлеге территорияне реновацияләү проекты белән танышты. Ул аны хуплады һәм финанс чыганакларын ачыкларга кушты.