Рөстәм Миңнеханов Казанда VI бөтенроссия татар дини эшлеклеләре форумында чыгыш ясады

2015 елның 13 июне, шимбә

Бүген ислам дөньясы зур сынаулар кичерә, бу авырлыкларны без, бердәм булсак кына, җиңеп чыга алачакбыз. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов VI бөтенроссия татар дини эшлеклеләре форумының "Милли үзенчәлек һәм дин" темасына багышланган пленар утырышында хәбәр итте. Чара Казанда 2015 елның 12 июненнән алып 14 июненә кадәр "Корстон" КСККда уза.

Утырышта шулай ук Татарстан мөфтие Камил Сәмыйгуллин, Россия Мөфтиләре советы рәисе Равил Гайнетдин, ҮМДН рәисе Тәлгать Таҗетдин, Россия Ислам институты ректоры Рәфыйкъ Мөхәммәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар катнашты.

Пленар утырышны Изге Коръәннән сүрәләр укып башлап җибәрделәр.

Форум делегатларына һәм кунакларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Аның фикеренчә, "Изге Болгар жыены" бәйрәме алдыннан Бөтенроссия татар мөселман эшлеклеләре форумын уздыру яхшы традициягә әверелде. Ул хәбәр иткәнчә, Казанга Россиянең 63 субъектыннан ислам бергәлеге вәкилләре җыелган. Рөстәм Миңнеханов бүгенге чарада катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде һәм аларның һәрберсенең Россиядә конфессиональара һәм диниара татулыкны саклауга керткән бәһасез өлешләрен билгеләп үтте.

"Бу форумда без дини темаларны гына түгел, башка бик күп мәсьәләләрне дә күтәрәбез: халкыбыз киләчәге, телебез, яшьләребез турында. Башка диннәр вәкилләре белән диалогны ныгыту юлларын эзлибез", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул ассызыклаганча, барлык бу проблемаларны хәл итү өчен форумда катнашучылар башкалар фикеренә ихтирамлы, бердәм булырга һәм бер-береңне ишетә белергә тиеш.

Бүген ислам дөньясы зур сынаулар кичерә, шуларның берсе – халыкара терроризм ягыннан янаулар, дип саный Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы. "Бу проблемалар Россиягә генә түгел, бөтендөньяга хас. Бу авырлыкларны без, бердәм булсак кына, җиңеп чыга алачакбыз ", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча "Россия – ислам дөньясы" стратегик караш төркемен җитәкләве турында әйтте. Бүгенге форум кысаларында белдерелгән тәкъдимнәр һәм фикерләр әлеге төркем эше барышында каралачак, диде ул. "Россиядә 20 миллионнан артык мөселман яши, ә бөтендөньяда – 2 миллиардка якын. Бу – бик зур көч", - дип белдерде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Рөстәм Миңнеханов форумда катнашучыларга уңышлы эшләүләрен теләде һәм барысын да 2015 елның 14 июнендә узачак "Изге Болгар жыены" чараларына чакырды.

Аннары Рөстәм Миңнеханов мөселман гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш керткән дин эшлеклеләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International