Рөстәм Миңнеханов: Kazansummit халыкара икътисадый саммиты – ислам дөньясы илләре белән эшләү өчен Россиянең төп мәйданчыгы

2015 елның 15 июне, дүшәмбе

Kazansummit халыкара икътисадый саммиты – ислам дөньясы илләре белән эшләү өчен Россиянең төп мәйданчыгы. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Kazansummit-2015дә катнашучылар белән эшлекле иртәнге ашта хәбәр итте.

Искәртәбез, Россия һәм ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең Kazansummit халыкара икътисадый саммиты бүген Татарстан башкаласы Казанда («Корстон» КСКК) ачылды. Беренче чара «Россия һәм ИХО инвестицияләре һәм сәүдәсе» эшлекле иртәнге ашы булды.

Эшлекле иртәнге ашны Ислам бизнесын һәм финансларын үстерү фонды (IBFD Fund) президенты Линар Якупов оештырды.

Чарада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Казан өчен мондый мөхтәрәм кункаларны кабул итү – бик зур шатлык. Ул шулай ук искәрткәнчә, Kazansummit җиденче мәртәбә уздырыла һәм монда катнашучыларның барысына да чакыруны кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Аерым рәхмәт сүзләрен ул Ислам үсеш банкы президенты Әхмәд Мөхәммәд Али әль Мәдәнигә җиткерде.

Ислам үсеш банкы безнең илгә яхшы мөнәсәбәт күрсәтә, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, һәм без тулаем Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре ярдәмен тоеп яшибез.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук хәбәр иткәнчә, ислам дөньясы илләре белән мөнәсәбәтләрне үстерү бурычын Россия Федерациясе Владимир Путин куйды. Бу шул исәптән «Россия – ислам дөньясы» стратегик караш төркеме чаралары кысаларындагы хезмәттәшлек тә, шул юнәлештәге эшчәнлек буларак – Kazansummit мәйданчыгы да.

«Әгәр без элек саммитта ислам банкингы, сокук һәм башка финанс механизмнары үзенчәлекләре кебек мәсьәләләрне күтәрсәк, бүген киңрәк темалар буенча да фикер алышабыз. Безгә ислам дөньясы белән хезмәттәшлекнең барлык мөмкинлекләреннән дә файдаланырга кирәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук искәрткәнчә, Россиянең 20 миллион мөселманы – бу да ислам дөньясының бер өлеше һәм бу юнәлештә хезмәттәшлек бик кирәк.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Kazansummit халыкара икътисадый саммитында катнашучыларның барысына да уңышлы эшләүләрен теләде.

Эшлекле иртәнге ашта катнашучыларга сәламләү сүзе белән Ислам үсеш банкы президенты Әхмәд Мөхәммәд Али әль Мәдәни мөрәҗәгать итте. Ул, аерым алганда, Россиянең Татарстан Республикасы регионы белән хезмәттәшлеккә бик шатбыз, дип белдерде. Бу саммит ел саен узачак һәм Россия белән ИХО арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрне күрсәтәчәк, диде ИҮБ президенты.

Россия белән ИХО илләре арасындагы сәүдә һәм туристик багланышларның төп саннарын Ислам бизнесын һәм финансларын үстерү фонды (IBFD Fund) президенты Линар Якупов тәкъдир итте. Ул билгеләп үткәнчә, эшлекле иртәнге ашта ИХОның 25 иле катнаша. Россичнең төп инвесторлары арасында Линар Якупов Төркияне (инвестицияләр буенча беренче), Казахстанны, Әзәрбәйҗанны, БГӘне һәм башкаларны атады. Россия белән ИХО арасында сәүдәнең төп юнәлешләре: энергия, металл, химия, авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек продуктлары.

Россия белән ИХО арасындагы багланышларның туризм өлкәсендә дә киләчәге өметле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International