Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
Казанда 26 февраль көнне “Хәзерге заман тормыш иминлеген тәэмин итү проблемалары: тәҗрибә, проблемалар, чишү юллары” халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак
2010 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында “Хәзерге заман тормыш иминлеген тәэмин итү проблемалары: тәҗрибә, проблемалар, чишү юллары” халыкара фәнни-гамәли конференциясен әзерләү һәм үткәрүне оештыру комитеты утырышын үткәрде.
Конференция 2010 елның 10 февралендә казанада үтәчәк, һәм анда катнашу өчен инде 150 дән артык гариза бирелгән. Тормыш иминлеген тәэмин итү проблемалары турында фикер алышырга Россия регионнары, ерак һәм якын чит ил, шул исәптән АКШ, Австрия, Израиль һәм башка ил вәкилләре киләчәк.
Милли куркынычсызлык, куркынычсызлык психологиясе һәм культурасы конференциянең төп юнәлешләре булачак.
Халыкара фәнни-гамәли конференцияне үткәрүгә әзерлек алып бару турында доклад белән Татарстан Республикасы Тышкы эшләр министрлыгы Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекциясе идарәсе башлыгы Рифкать Миңнеханов чыгыш ясады.
Аерым алганда, ул конференциянең “Корстон” мәдәни күңел ачу комплексында үткәреләчәген, конференция кысаларында тормыш иминлеген тәэмин итү сорауларына багышланган күргәзмә эшләячәген хәбәр итте.
Күргәзмәдә катнашу өчен төрле компания һәм предприятиеләрдән 20 дән артык гариза бирелгән.
Бүгенге көнгә конференция символикасы ясалган, мәкаләләр җыентыгы әзерләнгән (җыентыкта 153 фәнни мәкалә, шул исәптән 11 инглиз телендә мәкалә урын алган).
Катнашучылар 25 февраль көнне кабул ителә башлыйлар. Халыкара фәнни-гамәли конференциясе ачылу 26 февральгә планлаштырылган. Бу көнне пленар утырыш үтәчәк, көннең икенче яртысында фәнни-гамәли секцияләр эшләячәк, белгечләр өчен мастер-класслар уздырылачак.
Секцияләрнең темалары түбәндәгеләр: милли куркынычсызлык; куркынычсызлыкның гуманитар проблемалары; куркынычсызлыкның медик-биологик аспектлары; куркынычсызлыкны тәэмин итү чаралары; эре шәһәрләрдә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы һәм аны оештыру. Секцияләрнең модераторлары ролен Татарстан Республикасы профиль министрлыклары вәкилләре башкарачак.
“Хәзерге заман тормыш иминлеген тәэмин итү проблемалары: тәҗрибә, проблемалар, чишү юллары” халыкара фәнни-гамәли конференциясен әзерләү һәм үткәрүне оештыру комитеты конференциядә катнашу өчен Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Россиянең тышкы эшләр министры Рәшит Нургалиев, Россиянең гадәттән тыш хәлләр министлыгы башлыгы Сергей Шойгу, Россиянең транспорт министры Игорь Левитин, Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Анатолий Чабунин кебек кнакларны чакырырга планлаштыра.
Конференцияне оештыручылар булып Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм башка кызыксыну белдергән оешмалар торганын искә төшереп үтәбез.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз