Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Хөкүмәте
рус
тат
eng
Сорау бирү
Хөкүмәт
Хөкүмәт турында
Татарстан Республикасы Премьер-министры
Татарстан Республикасы Хөкүмәте әгъзалары
Хакимият органнары Һәм оешмалар
Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарихы
Чаралар
Документлар
ТР Хөкүмәте карарлары
ТР Хөкүмәте программалары
Отчетлар
Матбугат хезмәте
Яңалыклар лентасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре һәм аларны кабул итү
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Контакт
Татарстан Республикасы Хөкүмәте
2010 елда Татарстанда “Электрон мәгариф” мәгълүмати системасы кысаларында һәрбер укытучыга һәм укучыга шәхси электрон адресы биреләчәк
2010 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе
Бүген “Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге” (ЦИТ РТ) дәүләт учреждениесенең генераль директоры Николай Никифоров үз ведомствосының 2008-2009 елларда башкарган эше нәтиҗәләре буенча киңәшмәдә “Электрон Татарстан (2008-2010 еллар)” республика максатчан программасын тормышка ашыру турында хәбәр итте.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Россия Хөкүмәте аппаратының Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә департаменты директоры Константин Носков һәм башкалар катнашты.
Киңәшмә Казанда ИТ-паркының 2009 елның көзендә кулланышка кертелгән яңа бинасында узды.
Николай Никифоров республикада берничә мәгълүмати системаларны төзү һәм кулланышка кертү, дәүләт хакимияте органнарында булган “Электрон документооборот” ведомствоара бердәм системасы, шулай ук электрон рәвештә дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрен күрсәтүгә күчү турында җентекләп сөйләде.
“Татарстан Республикасында “Электрон Татарстан (2008-2010 еллар)” мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрне үстерү һәм куллану” өч еллык республика максатчан программасы 2008 елның 17 нче июлендә кабул ителде. Программаны тормышка ашыруның беренчел планы 2008-2010 елларга туры килгән 300, 325 һәм 350 млн. сум күләмендә финанслауны күздә тотты. Татарстан бюджетының чыгымнарын кыскарту сәбәпле, программаны финанслау күләме кимеде һәм елына 200 млн. сум тәшкил итә, дип хәбәр итте Николай Никифоров.
Моңа карамастан, кулланышка берничә мәгълүмати система кертелде, һәм алар үстерелеп киләләр.
Шулай итеп, аерым алганда, гражданлык актларын теркәүнең автоматлаштырылган мәгълүмати системасы (АИС ЗАГС) ЗАГСның бөтен идарәләрендә һәм бүлекләрендә кулланышка кертелде. Система ФСТЭК (Техник һәм экспорт контроль буенча федераль хезмәт) тарафыннан куркынычсызлык таләпләре буенча сертификатлаштырылган. Николай Никифоров шуны әйтеп узды: ул Россиядә гражданнарның шәхси мәгълүматларын эшкәртү системаларының беренчеләреннән булды, бу куркынычсызлыкның югары дәрәҗәсен тәэмин итүне таләп итә. 2010 елда АИС ЗАГС бурычлары арасында АИС ЗАГСка бөтен авылларны кушу буенча эшне тәмамлау тора. Бүгенге көндә 881 җирле үзидарә органыннан 750 се тоташтырылган, калганнары – 2010 елның гыйнварыннан да соңга калмыйча тоташтырылырга тиеш.
Алга таба Татарстан Республикасының барлык актлар язмаларының on-line архивын төзү, Татарстан Республикасы Саләмәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстанстат (Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең Татарстан Республикасындагы территориаль органы) белән электрон рәвештә ведомствоара хезмәттәшлек итүне оештыру, АИС ЗАГСның алга таба үстерелүе күздә тотыла.
Татарстандагы электрон документ алышу бердәм ведомствоара системасы CNews агентлыгының дәүләт идарәсе эффективлыгын күтәрү федераль конкурсында иң яхшы ИТ-проект буларак танылды, дип искә төшереп үтте Николай Никифоров. Системаны гамәлгә кертү 2006 елдан бирле (министрлыклар) актив алып барыла, 2007-2008 елларда система ведомстволар һәм муниципаль берәмлекләрне дә үз эченә алды. Татарстан Республикасы президенты Минтимер Шәймиев тулысынча электрон документ әйләнешенә күчү турында Указга (“Татарстан Республикасында электрон документ әйләнеше Бердәм ведомствоара системасы турында” 2009 ел, 5 нче февраль, УП-52 номерлы Указы) кул куйганнан соң электрон документ әйләнеше тагын да җитди темплар белән үсә башлады.
2009 елда электрон документ әйләнеше системасына тоташкан оешмалар саны 3,5 тапкырдан да күбрәк арткан.
“Электрон мәгариф” проекты үсешенә килгәндә, Николай Никифоров әлеге мәгълүмати системаның 2010 елда сынау өчен кулланылышка кертеләчәге планлаштырылуын әйтте. Проект кысаларында һәр укытучы һәм укучы шәхси электрон адреска ия булачак.
Николай Никифоров цифра өлкәсендә тигезсезлек проблемасына җентекләп тукталып үтте. Аның фикеренчә, республикада урнаштырылган инфоматлар (аларның саны арттырылачак) челтәре интернетка чыгу мөмкинлеге булмаган гражданнарга дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алырга мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, Татарстанда “Гражданинның универсаль электрон картасы” проекты (этаплап электрон рәвештә дәүләт хезмәтләрен күрсәтүгә күчү кысаларында) тормышка ашырылачак. Инде 2010 елның февраль-март айларында “пилот” режимында беренче 10 мең электрон карта сыналачак, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге җитәкчесе.
Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге 2010 елның беренче кварталында ук дәүләт хезмәтләре турында мәгълүматны региональ реестрга һәм дәүләт хезмәтләре федераль порталына (http://www.gosuslugi.ru) кертүне тәмамларга уйлый, дип билгеләп үтте Николай Никифоров.
Киңәшмә барышында Россия Хөкүмәте аппаратының Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә департаменты директоры Константин Носков, “Рекорд” фәнни җитештерү корпорациясе” ААҖ генераль директоры Вячеслав Безбородов, Татарстан Республикасы Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Тимур Шаһивәлиев чыгыш ясадылар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте
Бүлешү:
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
декабрь, 2025 ел
Татарстан Хөкүмәте Йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды
Бүген ТР Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе узды. Утырышны комиссия рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үткәрде. Видеоконференцэлемтә режимында узган утырышта шәһәр округлары һәм муниципаль районнар комиссияләре рәисләре һәм әгъзалары, оешмалар җитәкчеләре катнашты.
29
декабрь, 2025 ел
ТР Хөкүмәте Йортында бәйрәмнәр вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды
ТР Хөкүмәте Йортында Яңа ел каникуллары вакытында юл хезмәтләренең һәм торак-коммуналь өлкәнең өзлексез эшләвен тәэмин итү мәсьәләләре буенча брифинг узды.
24
декабрь, 2025 ел
Алексей Песошин «Ел җитәкчесе" конкурсында: Татарстан җаваплылыктан курыкмый торган булдыклы һәм инициативалы кешеләргә бай
«Ел җитәкчесе» республика иҗтимагый конкурсы инде Яңа ел алдыннан күркәм традициягә әверелде, без узып баручы ел казанышларын билгеләп үтәбез һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә иң зур өлеш керткән предприятие һәм оешмаларның иң яхшы җитәкчеләрен хөрмәтлибез. Бу хакта бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында узган конкурс лауреатларын бүләкләү тантанасында хәбәр итте. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәле кысаларында дүрт баланың хыялларын тормышка ашырачак
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Теләкләр чыршысы» гамәлендә катнашты. Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 17 нче утырышы кысаларында Бөтенроссия хәйрия гамәленең чираттагы чарасы узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ВИДЕОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
ВИДЕОРЕПОРТАЖ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз