Петербург форумы мәйданчыгында «Европа – Көнбатыш Кытай» транспорт коридоры проекты кысаларында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды

2015 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Петербург икътисадый форумы кысаларында Россия территориясендә «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара транспорт коридорын булдыру буенча хезмәттәшлек һәм мәгълүмат алмашу турында килешү имзаланды.

Документка «Россия автомобиль юллары» («Росавтодор») дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Сергей Кельбах, Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Башкортостан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитов, Оренбург өлкәсе губернаторы Юрий Берг һәм «Федераль проект финанславы үзәге» ААҖ идарәче директоры Илья Пономарев имза салды.

Искәртәбез, Санкт-Петербург-Казан-Оренбург-Актүбә-Алматы-Хоргос» маршруты буенча яңа «Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара коридорын булдыру зарурлыгы Европадан Кытайга катнашучы илләр һәм ил чикләре иң аз булган иң оптималь юл булудан килеп чыга. Маршрут Россия белән Европа илләре арасындагы сәүдә багланышларының традицион юлы буйлап уза. Бер үк вакытта яңа автомобиль маршруты Россия Федерациясенең халыкара транзит өчен транзит коммуникацияләрен активрак файдаланырга ярдәм итәргә тиеш.

Коридор Европа дәүләтләре белән Россия Федерациясе, Казахстан һәм Урта һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия илләре арасындагы багланышларны ныгытыр дип күзаллана. 2020 елга түбәндәге аралык буенча юллар төзү тәмамланыр дип көтелә: Санкт-Петербург – Мәскәү – Владимир – Түбән Новгород – Казан – Оренбург – Казахстан Республикасы чиге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International