Рөстәм Миңнеханов Halcyon Gallery сәнгать галереясе президенты Пол Грин белән очрашты

2015 елның 23 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Halcyon Gallery сәнгать галереясе (Англия) президенты Пол Грин белән очрашты. Очрашуда шулай ук Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары – Татарстан Республикасы Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне яңадан торгызу республика фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин һәм башкалар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, туристлар саны арта бара. Шуңа бәйле рәвештә шәһәрнең җәмәгатьчелек мәйданчыкларын үстерү зарурлыгы килеп туа, диде ул. «Үзенчәлегебезне, тарихыбызны күрсәтерлек урыннар кирәк безгә», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, иң уңышлы проектларның берсе казан рәвешендә корылган «Казан» гаилә үзәге булды. Шул ук вакытта Болгарда куярга җыенган «Саклаучы» статуясы төрле фикерләр уятты. «Бүген бу скульптура Лондонда тора, ул анда барысына да ошый. Безнең республикада «Саклаучы» статуясына мөнәсәбәт төрлечә булды. Шуңа күрә бу эшкә игътибарлы булырга кирәк», - диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Halcyon Gallery президенты Пол Грин үз чиратында Рөстәм Миңнехановка кабул итүе өчен рәхмәт белдерде һәм Казанның, Татарстан Республикасының туризм потенциалы зур, дип белдерде. «Бүген Татарстан башкаласы үзенең спорт һәм сәнәгать казанышлары белән мәгълүм. Әмма аңа мәдәният һәм сәнгать бәрабәренә тагын да күп кеше җәлеп итеп була», - диде ул. Пол Грин Halcyon Gallery сәнгать галереясе үсеше тарихы, шулай ук аның эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында сөйләде.

Halcyon Gallery президенты Рөстәм Миңнехановка дөньяның төрле шәһәрләрендә сәнгать галереясе куйган скульптураларның фотографияләрен күрсәтте һәм аларның туристлар санына ничек тәэсир итүен сөйләде. Татарстанның мәдәни һәм тарихи байлыгын исәпкә алып, монда уникаль нәрсәләр булдырырга мөмкин, диде Пол Грин.

Очрашу азагында Пол Грин, Казанда ачык декоратив сәнгать әсәрләрен кую буенча беренче тәкъдимнәр бер ай эчендә мәгълүм булачак, дип өстәде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International