Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Россия буенча «Бритиш Петролеум» (BP) компаниясе президенты Дэвид Кэмпбелл белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук ТР Президенты ярдәмчесе Ринат Сабиров, ТР Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов һәм КФУ ректоры Илшат Гафуров катнаштылар.
Яклар Татарстан Республикасы һәм BP компаниясенең Россиядәге бүлекчәсе арасында хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.
Әңгәмә барышында Дэвид Кэмпбелл Рөстәм Миңнехановка Британия нефь-газ компаниясенең Россия Федерациясендәге эшчәнлеге һәм Казан федераль университеты белән күп еллык хезмәттәшлеге турында хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, алдан ул югары уку йортында булгнан, анда ВР стипендиантларына һәм грантлар конкурсында җиңгән яшь фәнни коллективларга дипломнар тапшырган.
Очрашу ахырында Рөстәм Миңнеханов Дэвид Кэмпбеллга Татарстан Республикасы югары белем бирү системасына керткән өлеше өчен ТР Президенты Рәхмәтен тапшырды.