Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Н. Миңнехановның Берләшкән милләтләр Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (ФАО) генераль директоры Грациано Силва белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узды.
Яклар оешма вәкаләтләре кысаларында хезмәттәшлек мөмкинлекләре турында сөйләштеләр.
Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, аларның Мәскәүдә программалары бик бай булган, анда күп очрашулар һәм сөйләшүләр үткәргәннәр. Ул шулай ук Грациано Силваны ФАО башлыгы урынына яңадан сайлануы белән котлады.
«Берләшкән милләтләр Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы – Берләшкән милләтләр оешмасында бик мөһим структура, һәм быел аның 70 еллыгы үткәрелә, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. – Оешма алдында торган төп бурыч – дөньяда ярлылык масштабларын киметү, ачлыкны бетерү, камилрәк азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы системаларын булдыруга ярдәм итү, глобаль азык-төлек куркынычсызлыгын ныгыту. Әдеге сораулар бүген бөтен дөнья өчен мөһим».
Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә ачылырга тиешле ФАО бүлекчәсе шулай ук бердәм эшкә зур өлеш кертүенә һәм, шул исәптән регионнар белән дә, актив рәвештә хезмәттәшлек итүенә ышануын белдерде.
Татарстан үзен авыл хуҗалыгы производствосы күләмнәре буенча лидер дип саный, дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы билгеләгәнчә, төбәк үсемлекчелегендә соңгы елларда корылык аркасында үзгәрешләр булды. Шулай да федерациянең башка субъектлары арасында сөт җитештерү буенча беренче һәм ит җитештерү буенча икенче урынны алырга планлаштырабыз, диде ул.
Шуннан Рөстәм Миңнеханов республиканың авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары турында, АСК өлкәсендәге республика программалары, эре агросәнәгать комплекслары эшчәнлеге турында сөйләде.
Очрашуны тәмамлап, Рөстәм Миңнеханов һәм Грациано Силва барында Казан аграр университеты һәм Берләшкән милләтләр Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы арасында килешү имзаланды. Документка имзаларын Казан аграр университеты ректоры Җәүдәт Фәйзрахманов һәм ФАО генераль директоры урынбасары Владимир Рахманин куйдылар.