Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов «ТАИФ» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында катнашты, анда «ТАИФ» компанияләре төркеменең һәм акционер җәмгыятенең 2014 елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды.
«ТАИФ» компанияләре төркеменең һәм акционер җәмгыятенең хисап чорындагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы нотык белән «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, үткән ел авыр булган, әмма шул ук вакытта «ТАИФ» компанияләре төркеме өчен иң уңышлы булып чыккан. Уңайсыз геополитик шартларда һәм икътисадый кризис кискенләшкән чорда бөтен тырышлык чыгымнарны оптимальләштерүгә, эчке ресурсларны мобилизацияләүгә һәм барлык юнәлешләр буенча эш нәтиҗәлелеген арттыруга куелган.
2014 елда төп финанс-икътисадый нәтиҗәләр 469 млрд. сум тәшкил иткән, бу – «ТАИФ» компанияләре төркеменең барлык эшчәнлек чорында иң зур күрсәткеч. EBITDA күрсәткече буенча – 68 млрд. сум, чиста табыш буенча – 45 млрд. сум чамасы. Барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларга салымнар һәм түләүләр – 82,6 млрд. сум, шул исәптән Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына – 14,6 млрд. сум.
2014 елда «ТАИФ» компанияләре төркеме инвестицион эшчәнлеге Татарстан һәм Россия Федерациясе икътисады өчен стратегик әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруга юнәлгән. 2014 елда яңа һәм эшләп килүче җитештерү куәтләрен төзүгә һәм яңартуга, асылда «ТАИФ» компанияләре төркеменең нефть-газ химиясе секторы буенча, 38,9 млрд. сум кертелгән. «ТАИФ» компанияләре төркеменең нефть продуктларын җитештерүдә, нефть химиясендә, электр энергиясе, газ һәм су җитештерүдәге өлеше Татарстан Республикасы буенча 49% тәшкил итә. Экологик һәм табигатьне саклау чараларына 6 млрд. сум юнәлгән, Татарстанда гамәлгә ашырылучы социаль, хәйрия һәм иҗтимагый проектларга – 2,6 млрд. сум, социаль-мәдәни объектларны тотуга – 2,8 млрд. сум. Социаль өлкәгә 2014 елда14,3 млрд. сум җибәрелгән. «ТАИФ» компанияләре төркеменең 45 меңнән артык хезмәткәренең эш хакы үткән ел белән чагыштырганда аена 37 мең сумга арткан.
Быел юбилей елы – 17 сентябрьдә «Казан» ВТНПОга 25 ел, аның базасында «ТАИФ» ААҖ оештырылган.
«ТАИФ» ААҖ акционерларының еллык гомуми җыелышында еллык хисап, еллык бухгалтер хисаплылыгы, шул исәптән финанс нәтиҗәләре турында, 2014 финанс елы йомгаклары буенча табышны бүлү турында хисап расланды. «ТАИФ» ААҖнең яңа Директорлар советы сайланды. Җыелыштан соң Директорлар советы утырышы уздырылды, анда Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча Директорлар советы рәисе итеп «ТАИФ» ААҖ генераль директорының беренче урынбасары Рөстәм Султиев сайланды, «ТАИФ» ААҖ генераль директоры Альберт Шиһабетдинов вәкаләтләре расланды.