Рөстәм Миңнеханов: Бары тик белемле, квалификацияле кадрлар гына Татарстанны конкуренциягә сәләтле итәчәк

2015 елның 25 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында, Казан илкүләм тикшеренү технологик университетының (КХТИ) 125 еллык юбилее уңаеннан тантаналы чара узды. Бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары – Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Казан мэры Илсур Метшин, башка рәсми затлар, шулай ук Россиянед күренекле галимнәре, КНИТУ-КХТИ мөгаллимнәре һәм студентлары. Кереш сүз белән КНИТУ-КХТИ ректоры Герман Дьяконов чыгыш ясады.

Герман Дьяконов сүзен бәйрәмгә килүчеләргә, аеруча Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтүдән башлады. "Кунакларның кайберләре бик ерактан килгән. Безне белүләре, истә тотулары - бик күңелле күренеш", - диде ул һәм 5 ел эчендә университет кичергән үзгәрешләргә тукталып узды.

"Университетка республика ярдәме белән 2 миллиард сум күләмендә акча бүлеп бирелде. Без тикшеренүләр үткәрү өчен заманча җиһазлар сатып аладык. Ярты миллиард сумга университет вәкилләре чит илләргә стажировкаларга барды", - диде ул. Ректор хәбәр иткәнчә, университетта бюджет урыннары 2 мең урынга арттырылган, чит илдән килеп укый торган студентлар күләме исә 1,8 мең кешегә җиткән. Герман Дьяконов университетка 2 спорт мәйданчыгы бирелүен, Казаннан ерак түгел генә урнашкан лицей-интернат булдырылуын, Татарстан башкаласының Зорге урамында кулинария лицееның университет карамагына күчүен зур бүләк дип атады. Сүз уаеннан, бүген әлеге лицей территориясендә университетның яңа тулай торагы төзеләчәк.

Сүзен ректор Рөстәм Миңнехановка сентябрь аенда булачак сайлауларда актив булырга вәгъдә биреп тәмамлады. "Безгә Сезнең белән эшләве бик җайлы, алга таба да Сезнең белән эшлисе килә", - диде Г.Дьяконов.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов: "Әгәр Казан дәүләт химия-технология университеты булмаса, без нәрсә эшләр идек икән, белгечләрне каян алыр идек? Татарстанда ачылган һәр заводта югары дәрәҗәдәге белгечләр эшли, алар сезнең арада да белем ала, - диде һәм авыр заманаларда да университетның дәрәҗәсен саклап калган галим ветераннарга рәхмәт әйтте. - 90 нчы елларда университет дәрәҗәсен саклап кына калмады, ә тагын да арттырды: ул илкүләм тикшеренү университеты исемен алды. Бу үзен аклый да, чөнки Татарстан ул - нефть химиясе үзәге. Сезнең университеттан кала моны күз алдына да китерү мөмкин түгел", - диде.

Ул искәрткәнчә «Стратегия-2030» – нефть химиясе үсешенең төп чыганагы.

«Фәннән башка, белемле кешеләрдән башка, технологлардан башка без конкуренциягә сәләтле була алмыйбыз. Бары тик безнең предприятиеләрдә, фәнни-тикшеренү үзәкләрендә эшләүче белемле, квалификацияле кадрлар гына Татарстан һәм тулаем Россия конкуренциягә сәләтле булылрлык шартлар тудырачак», – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов университетның Татарстан өчен бик мөһим булуына һәм аның студентларын чит төбәкләрдә дә белүләренә басым ясады. "Сезнең студентларыгызны Россиянең башка төбәкләрендә дә беләләр һәм без моның белән горурланабыз", - дип чыгышын тәмамлады ул. Аннары бүгенге тантанада фән өлкәсендә зур казанышларга ирешкән галимнәргә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Россия Президенты Мактау грамотасына – КНИТУ профессоры Вильям Барабанов, «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медаленә КНИТУ Югары икътисадый мәктәбе директоры Сергей Киселев лаек булды. «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» мактаулы исеме КНИТУ ректоры Герман Дьяконовка һәм РФАнең Океанология институты директоры, физика-математика фәннәре докторы Роберт Нигматулинга бирелде. Чара бәйрәм концерты белән тәмамланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International