Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә берничә социаль объект ачты

2015 елның 26 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районына эш визиты белән килде. Визитның төп максаты – “Татнефть” ААҖ еллык гомуми акционерларҗыелышында катнашу. 

Әлмәт шәһәренә килүгә ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы капиталь ремонттан соң Республика клиник-онкология диспансеры филиалы эше белән танышты. Рөстәм Миңнехановны Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин, “Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов һәм башкалар озата йөрде. 

«ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры» ДАССО китергән мәгълүматларга караганда, 2010-2014 еллар чорында республика көньяк-көнчыгышы кешеләренең яман шеш белән авырулары 37,2 %ка арткан.

2013 елда «ТР ССМ Республика клиник онкология диспансеры» ДАССО № 3 сырхауханәсен киңәйтү турында карар кабул ителде. 2014 елда 77,8 млн. сумга төзекләндерү эшләре тәмамланды, 68 млн. сумга медицина җиһазлары һәм мебель сатып алынды. Бүген Әлмәт филиалында диагностикалау гына түгел, ә  пациентларны дәвалау мөмкинлеге дә бар.

Модернизацияләнгән филиалда химиятерапия, хирургия, аз инвазияле операцияләр кебек пациентларны дәвалау методикалары кулланыла.

Рөстәм Миңнеханов яңартылган бинаны карады, ветераннар өчен палатада һәм химиотерапия бүлегендә булды. Шулай ук Рөстәм Миңнехановка яңартылган катлаулы операцияләр өчен гибрид операция бүлмәсен күрсәттеләр. Табиблар хәбәр иткәнчә, биредәге җиһазларның бер өлеше Татарстанда җитештерелгән.

Шуннан Рөстәм Миңнеханов хастаханә хезмәткәрләре белән очрашты һәм филиал идарәчесенә паллиатив ярдәм күрсәтү өчен махсус автомобильдән ачкыч тапшырды.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә 140 урынлык яңа балалар бакчасын ачу тантанасында катнашты. Чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Әлмәт районы демография буенча алдынгылардан. Ул хәбәр иткәнчә, быел республикада 12 мең урынлык 75 балалар бакчасы төзелде. Былтыр 56 мәктәпкәчә мәгариф учрежениеләре ачылды. “Татарстан тарихында әлегә аның хәтле балалар бакчалары төзелгәне булмады. Бу объектлар бик әһәмиятле, чөнки биредә балалар мөһим күнекмәләргә өйрәнәләр”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләгәнчә, район һәм шәһәрдәге күп кенә яңа проектлар “Татнефть» компаниясе ярдәмендә башкарыла.

"Без Әлмәтнең 20 ел элек нинди хәлдә булуын хәтерлибез, хәзер нинди булуын күрегез. Һәм бу процесс дәвам итә. Минем безнең нефтьчеләргә җитештерү һәм финанс нәтиҗәләре өчен генә түгел, ә социаль проектларга игътибарлары өчен дә рәхмәт белдерәсем килә”, - дип өстәп әйтте ул.

Рөстәм Миңнеханов барысын да балалар бакчасы ачылуы белән котлады һәм бакча идарәчесенә 100 мең сумлык сертификат тапшырды. Шуннан Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы яңа мәкәпкәчә мәгариф учреждениесе бүлмәләрен карады, тәрбиячеләр белән сөйләште.

Шуннан Рөстәм Миңнеханов “Нефтьче” мәдәният йортына юл тотты, анда бүген “Татнефть” ААҖ еллык гомуми акционерлар җыелышы уза. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International