Рөстәм Миңнеханов Нурлатта Халыклар дуслыгы йортын ачты

2015 елның 27 июне, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Нурлат муниципаль районына эш сәфәре кыла.

Төп максаты – "Уяв" IX бөтенроссия чуаш мәдәнияте милли бәйрәмендә катнашу.

Нурлат шәһәренә килүгә Рөстәм Миңнеханов Халыклар дуслыгы йортын ачу тантанасында катнашты. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручыны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибәгатуллин, Нурлат муниципаль районы башлыгы Равиль Кузюров һәм башкалар озата йөрде.

Халыклар дуслыгы йорты элеккеге клуб бинасында урнашкан. Беренче катта – 252 урынлык тамашачылар залы, спортзал һәм психологик ярдәм үзәге. Яңа объектта Бөтендөнья татар конгрессы, Чуаш милли-мәдәни җәмгыяте, Нурлат рус милли-мәдәни берләшмәсе вәкиллеге, үзбәк һәм таҗик диаспоралары үзәкләре үз эшчәнлеген башкарачак. Шулай ук монда Чечен сугышы һәм Әфган хәрби конфликты ветераннарының иҗтимагый оешмалары эшли.

Безнең республика күп милләтле, күп конфессияле, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов чыгышында. "Тынычлык, татулык һәм тотрыклылык безгә яшәргә һәм үсәргә ярдәм итә. Бүген безнең алты Халыклар дуслыгы йортыбыз бар, ә быел тагын ике шундый комплекс ачарга җыенабыз. Монда Фәрит Мөхәммәтшин зур эш башкара. Бу аның җитәкчелегендә уза һәм без һәрвакыт ул әйткәннәрне тыңлыйбыз", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, әлеге комплексны ачу һәр милләтнең үзенчәлеген саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. Без һәрвакыт барлык халыкларның гореф-гадәтләрен хөрмәт иттек, диде Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы, бу комплекслар югары дәүләт дәрәҗәсендә шушыларны гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәк.

Рөстәм Миңнеханов Халыклар дуслыгы йорты директорына 1 млн. сумлык акча сертификаты тапшырды. Шуннан соң ул бинаны карап чыкты, милли җәмгыятьләр бүлмәләрендә булды. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы күргәннәре белән канәгать калды һәм монда эш өчен һәм милли бәйрәмнәр уздыру өчен бөтен шартлар тудырылуын билгеләп үтте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International